Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күпне күргән, күпне кичергән [+фото]

Курсабаш авылында туган Салих Миннегали улы Минаевка 27 апрельдә 90 яшь тулды.

Әтисе - Миннегали Минаев Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында башыннан ахырына кадәр катнаша, Җиңүне Кенигсберг шәһәрендә каршылый. Гаиләдә олы бала буларак бөтен авырлык Салих абый җилкәсенә төшә. Утлы елларның афәтен, ачлык-ялангачлыкны, михнәтне күп күрә. Әнисенә һәм үзеннән кече туганнарына төп терәк булып, тормышны җигелеп тарта. 1943-1944 елларда 1926 елгыларны сугышка ала башлыйлар. Армия хезмәте өчен буе-авырлыгы да җитмәгән Салихны Кузбасс шахтасына күмер чыгарырга җибәрәләр. Авылга 1950 елда гына әйләнеп кайта. 1951 елда алар Сабира ханым белән гаилә корып, биш бала үстерәләр. Салих абый Яңа Чүриле сельпосында, Шәмәрдән урман хуҗалыгында һәм башка урыннарда эшли. Бер эштән дә курыкмый, 1987 елда лаеклы ялга киткәннән соң да, колхозда төрле хезмәтләр башкара. Эшкә күндәмлеге, карусызлыгы белән тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын казана.

Хәзер тыл ветераны Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында кызы Зәбидә тәрбиясендә яши. Юбилее уңаеннан I төркем инвалид Салих Минаевка Россия Президенты Владимир Путинның Котлавы тапшырылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев