Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кышкы кояш

Яратам болытны ачып Кышкы кояш чыгуын. Нурлары бик тансык чакта Күзләрнең чагылуын. Кышкы кояш, ник син шулай Бездән бик тиз качасың. Көннәрең кыска, йөзеңне Безгә бик аз ачасың. Кышкы кояшның нурлары Карларның аклыгында. Чалт аяз кышкы көннәрдә Һаваның сафлыгында. Кышкы кояшлы көннәрдә Чаңгыда йөрүләре. Тунын коеп чыршыларның Урманга керүләре Бер...

Яратам болытны ачып

Кышкы кояш чыгуын.

Нурлары бик тансык чакта

Күзләрнең чагылуын.

Кышкы кояш, ник син шулай

Бездән бик тиз качасың.

Көннәрең кыска, йөзеңне

Безгә бик аз ачасың.

Кышкы кояшның нурлары

Карларның аклыгында.

Чалт аяз кышкы көннәрдә

Һаваның сафлыгында.

Кышкы кояшлы көннәрдә

Чаңгыда йөрүләре.

Тунын коеп чыршыларның

Урманга керүләре

Бер ямь булып иңә җанга,

Саулыгымны ныгыта.

Хәсрәтлеләр бәгырь теләр

Сагышларын оныта.

Бездән соң да кояш балкыр

Салкын кыш фасылында.

Яшәр җирдә кешеләрнең

Кышларга гашыйгы да.

Ринат Әхвәтвәлиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев