Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Көзләр көзгә ошамый

Көзләр көзгә охшамый Көнен елый, төнен елый, Шундый елак көз килде. Җәй яумаган яңгырларны Сары көз алып килде. Әллә быел булмый инде Әбиләр чуагы да. Җепшек карлар явып тора, Дөнья гел чуар гына. Төрле елда төрлечә шул, Көзләр көзгә ошамый. Матур көзгә әйләнерме, Һич тә күңел ышанмый. Табигатьнең үз законы,...

Көзләр көзгә охшамый

Көнен елый, төнен елый,

Шундый елак көз килде.

Җәй яумаган яңгырларны

Сары көз алып килде.

Әллә быел булмый инде

Әбиләр чуагы да.

Җепшек карлар явып тора,

Дөнья гел чуар гына.

Төрле елда төрлечә шул,

Көзләр көзгә ошамый.

Матур көзгә әйләнерме,

Һич тә күңел ышанмый.

Табигатьнең үз законы,

Без аңа буйсынабыз,

Әби чуаклы алтын көз,

Без сине юксынабыз.

Килер дибез, килми калмас,

Килде бит һәр елны да.

Ялт иткән кояшы белән

Килер әле быел да.

Миннегөл Манихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев