Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Лесхозда үткән Мөселман Сабантуеннан фоторепортаж

Районыбызда бик матур гадәт яши: Саба мөхтәсибәте һәр җәйне төбәгебезнең иң күркәм урынында-Лесхоз бистәсендә мөселманнар арасында Сабантуй бәйрәме үткәрә. Аңа дин кардәшләребез инде тәмам ияләште, җәй башлануга, оештырыласы бәйрәм турында кызыксына, белешә башлыйлар, бирнә хәстәрлиләр, сирәк булса да, спонсорлык ярдәмен тәкъдим итүчеләр дә булгалый.

Беренче тапкыр мондый чара 2007 елда мөселман яшьләре арасында уздырылган иде. Инде ул вакыттан соң, кем әйтмешли, шактый сулар акты, бәйрәмне оештыру да елдан ел камилләшә генә барды. Бездән күреп, башка районнарда да, әйтик, Балтач районында уздыра башладылар мондый чараны. Соңгы елларда Сабантуй мәйданында үзебезнең дин кардәшләрдән тыш башка район мәхәлләләре җәмәгате дә даими кунакка әверелде. Быел, мәсәлән, Биектау, Мамадыш, Теләче, Арча, Балтач, Кукмара районнарыннан, Казан шәһәреннән килүчеләрне дә очратырга мөмкин иде.

Тулырак язманы "Саба танңнары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев