Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өлкәннәр хөрмәтләнде

Районыбызда Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларының тәүгесе 30 сентябрь көнне район мәдәният йортында башланып китте. Бирегә районыбызның төрле тармагында хезмәт куйган мөхтәрәм ветераннары чакырылган иде. Иң элек өлкән яшьтәгеләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде һәм аларга тирән хөрмәт хисләре белән иң изге теләкләрен җиткерде. Алга таба...

Районыбызда Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларының тәүгесе 30 сентябрь көнне район мәдәният йортында башланып китте.

Бирегә районыбызның төрле тармагында хезмәт куйган мөхтәрәм ветераннары чакырылган иде. Иң элек өлкән яшьтәгеләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде һәм аларга тирән хөрмәт хисләре белән иң изге теләкләрен җиткерде. Алга таба Рәис Нургали улы өлкән яшьтәге сәхнә ветераннары - үзләренең олы юбилейларын билгеләп үтүче "Нәүрүз"халык ансамбле җырчылары Рәкыйбә апа Гатауллина һәм Миңниса апа Муллахмәтовага Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Чернобыль атомстанциясе фажигасенең 25 еллыгы уңаеннан әлеге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларыбыз да хөрмәтләнде кичәдә. Юлбат авылыннан Альберт Ганиев, Нурмый Хафизов, Сабадан Рәис Закиров,Сабадан Равил Җиһаншин, Шәмәрдәннән Зиннур Сабиров, Мичәнбаштан Зөфәр Фәттаховка "Чернобыль АЭСы һәлакәтен бетерү истәлегенә" медальләре тапшырылды.

Кичәнең икенче өлешендә сәхнәгә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары чыкты. Алар башкаруындагы "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектаклен өлкәннәр бик яратып карадылар, ахырдан тамашага гөрләтеп кул чаптылар.

И.Илфирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев