Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәрхәмәтлелек чикләрне белми

Районда физик мөмкинлекләре чикле 221 бала бар

Планетабызда Халыкара  инвалидлар көне билгеләп  үтелә башлаганга  30  ел булды. 

Шушы  чорда  дөньяда алар­ның саны кимеми, киресенчә, үсү ягына үзгәрә. Чөнки кешенең гомер озынлыгы артса да, яшь барыбер үзенекен итә, йә күрү сәләте чикләнә, йә коляска кирәк була башлый. Быел Инвалидлар көне “Барлык кимчелекләр дә күренми” дигән тема астын­да үтә һәм декабрьнең берен­че ункөнлеге тулысы бе­лән физик мөмкинлекләре  чиклән­гәннәр проблемаларына  җәмәгать­че­лекнең игътибарын җәлеп итүгә багышлана. Имгәнү ерак йөрми, шуңа да бу тема миңа кагылмый, дип әйтергә ярамый.

Ункөнлек башлану уңаеннан район инвалидлар оешмасы идарәсе утырышы булды. Президиум әгъзалары һәм чакырылган кешеләр алдында оешма рәисе Әмин Миңнегулов чыгыш ясады. Ул иң элек 29 ноябрьдә Татарстан Республикасы инвалидлар оешмасы идарәсе утырышында күтәрелгән мәсьәләләр белән таныштырды. Йортларда, социаль учреждениеләрдә коляскадагылар өчен “Уңайлы  мохит” программасы буенча шартлар тудыру төп проблема булып калуы әйтелде. Бу эш “әйдә, ярар”га башкарылмаска тиеш.

Аннары утырышта катнашучыларга инвалидлар  ункөнлеге уңаеннан район башлыгы ка­рары белән расланган чаралар планы җиткерелде. Бил­геләнгәннәрнең үтәлеше өчен район үзәк хастаханәсе, социаль яклау идарәсе, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, инвалидлар оешмасы, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре җаваплы. Ункөнлектә ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең өйләрендә булып, тормыш-көнкүреш шартларын өйрәнү, кирәк булганда матди,  социаль-психологик ярдәм күрсәтү, инвалид балаларның өйләренә барып табиблар ка­равы оештыру, ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьә­ләсендә консультацияләр бирү, хәйрия акцияләре, тематик кич­ләр үткәрү күздә тотыла. Һәм, әлбәттә, күп кенә спорт чаралары да планлаштырылган. Ни әйтсәң дә, инвалидларның күпчелеге актив тормыш позициясендә яши һәм бәйгеләрне көтеп ала. Спорт чаралары белән тулырак инвалидлар һәм ветераннар белән эшләүче оештыручы тренер Рәшит Кәримов таныштыр­ды. “Быел үзләренең соравы буенча өлкәннәр арасында шаш­ка һәм шахмат турнирын 5 де­кабрьдә “Саба-Арена”да аерым үткәрәбез. Кемнәр килә ала, бар­лык инвалидларны да чакырыгыз. Алга таба, 6 декабрьдә Шә­мәрдән  “Яшьләр” спорт үзә­гендә начар  күрүчеләр өчен Шоу­даун теннисы ярышлары була. Кукмарадан да киләчәкләр. Шуңа  күрә нык әзерләнергә, сы­натмаска кирәк. Тырышлыгыгыз бушка китми. Быел инвалид спортчылар 15кә якын төрдәге республика ярышларына барды һәм гомумкоманда исәбендә еллык нәтиҗә буенча 1нче урынга чыкты. Бу инде, ялгышмасам, 5нче ел рәттән ирешелгән югары күрсәткеч”, – дип  аңлатты тренер.

Икенче көн тәртибе буенча район инвалидлар оешмасы рәи­се булып эшләгән Рәшит Кәбировка нык авырып китүе сәбәпле матди ярдәм күрсәтү мәсьәләсе каралды. Карар бертавыштан кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев