Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәдәният ветераннары очрашты [+фоторепортаж]

28 гыйнварда район тарихында беренче тапкыр озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән ветераннарның очрашуы үткәрелде.

Очрашуга төрле елларда эшләгән бүлек мөдирләре, белгечләр, бухгалтерия аппараты, мәдәният йорты директорлары, озак еллар авыл мәдәният йортларында эшләгән ветераннар чакырылган иде. Районда эшләп, тәҗрибә туплап киткәннәр арасында бүгенге көндә республикада танылган шәхесләр дә бар. Очрашуда Ядъкәр Хәбибуллин һәм "Җырлыйк әле" тапшыруын оештыручы Нәҗип Бәдретдинов та бар иде. Алар үзләренең фикерләре, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Нәҗип Бәдретдинов район мәдәният йортында инструменталь вокаль ансамбльдә эшләвен искә алды. Рәшит Кәримов ул елларда үткән дискотекаларны хәтерендә яңартты.

Чакырылганнар арасында күбесен 1971-1975 елларда бүлек мөдире булып хезмәт куйган Госман Гарипов эшкә алган булып чыкты. "Ул елларда эшләве җиңел булмады. Клубларга ни дә булса алырга күпмедер акча бирелә. Әмма безгә кирәкле әйберләр прейскурантта юк иде", - дип искә ала ветеран. - Ул елларда да студентлар практикага кайта иде. Эш нәтиҗәле булсын, мәдәнияткә яңалык керсен дип, аларга кызыксындыру йөзеннән азмы-күпме хезмәт хакы түли идем.

Төрле елларда мәдәнияттә эшләгән бүлек җитәкче­ләренең хезмәте әйтеп бетергесез зур. Мәдә­ният бү­леге мөдирләре Газинур Мөбарәков һәм Сәлмән Гыйльмиев үзләренең тәҗ­рибәләре белән уртаклаштылар. Мәдәнияттә иң озак еллар эшләгән (16 ел) җитәкче - Мидхәт Хафизов. "Килүгә "Нәүрүз" бәйрәме оештырырга, 350 үзешчәнне туп­лап Казанның Галиәсгар Камал театрында иҗат-отчет концерты куярга туры килде. Моңа инде район хакимиятенең дә ярдәме зур булды", - дип искә ала ул.

Чыгышларда мәдәният өлкә­сендә озак еллар хезмәт иткән, тәҗрибә туплап эшкә өйрәткән, һәрнәрсәгә ярдәм иткән остазлар - Васса Гаялиева, Рәйсә Имамиева, Рәмзия Галимова, Газинур Габделхаковка рәхмәтләрен җиткерделәр. Гөлсем Миң­неханова Иске Җөри авылында башланып киткән хезмәт елларын, аннан районга эшкә алынуын, көндез мәдәният бүлегендә, кич концертлар куеп, агитбригада чыгышларында катнашуы турында сөйләде. "Тормышка чыгып, мәдәнияттән киткәч, кадр­лар бүлегендә эшләдем. Мине эшкә Васса Андреевна өйрәтте, аннан соң да киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Мәдәният миңа бик якын, очрашуны оештыручыларга рәхмәт" - ди Гөлсем ханым.

Бухгалтерия хезмәткәрләре Фәния Газизова, Рәйсә Галимуллина, Рәйсә Солтанова, Гөлсинә Гасыймова, Гөлнур Шәрипова да ул еллардагы эш тәҗрибәләре белән уртак­лаштылар. Гөл­си­нә ханым хатирәләрен яңартып, бию түгәрәгенә йөреп күп кенә смотр-концертларда чыгыш ясаган чакларын искә алды.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Имамиева, район мәдә­ният йортында методист булып эшләгән Зөлфия Әхмәтшина, озак еллар Олыяз мәдәният йортында эшләгән Хөмәйрә Галиуллина, балалар сәнгать йорты директоры Ильяс Сафиуллин, гомерен мәдә­нияткә багышлаган Фәния Хәсәнова, "Яшь тамашачылар» театрында режиссер булып эшләгән, хәзерге вакытта Түбән Камада яшәүче Люция Газизова да чыгышларында үзләренең хезмәт елларын искә алдылар.

Чараны үткәрүдә озак еллар мәдәният бүлегендә эшләгән Васса Гаялиева, район мәдә­ният йортында директор булып эшләгән Рәмзия Галимова зур тырышлык куйды. Өлкәннәребезнең җыр­лары очрашуны тагын да ямьләндерде.

Расих Сабиров. Автор фотолары.

Саба районы ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев