Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МӘДӘНИЯТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

19-20 февраль көннәрендә район мәдәният йортының "Сәйлән" фольклор төркеме (җитәкчесе Энҗе Нурисламова) "Татарстан Яңа гасыр" телеви­дениесенең "Аулак өй" тапшыруында чыгыш ясады. Алар халкыбызның милли бизәкләреннән булган "Кияү мунчасы" йоласын һәм Нәүрүз бәйрәмен сәхнәләштерделәр. Тамашаны карау өчен "Татарстан - Яңа гасыр" ("ТНВ") телевидение каналы программасыннан "Аулак өй" чыгарылышы көнен игътибар белән...

19-20 февраль көннәрендә район мәдәният йортының "Сәйлән" фольклор төркеме (җитәкчесе Энҗе Нурисламова) "Татарстан Яңа гасыр" телеви­дениесенең "Аулак өй" тапшыруында чыгыш ясады. Алар халкыбызның милли бизәкләреннән булган "Кияү мунчасы" йоласын һәм Нәүрүз бәйрәмен сәхнәләштерделәр. Тамашаны карау өчен "Татарстан - Яңа гасыр" ("ТНВ") телевидение каналы программасыннан "Аулак өй" чыгарылышы көнен игътибар белән күзәтеп барыгыз.

23 февраль кичендә Кече Кибәче авылы клубында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәисә Имамиева җитәкчелегендәге "Саба чиш­мәләре" үзешчәннәр төркеме белән очрашу кичәсе булды. Анда районыбыз композиторлары иҗат иткән җырлар яңгырады.

29 февральдә "Нәүрүз" халык фольклор ансамбле Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең яңа ачылган тавыш яздыру студиясендә мөнәҗәтләр һәм бо­рынгы җырлардан төзелгән чыгышын яздырырга бара.

22 февральдә Саба район балалар китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан IV"а" сыйныф укучылары өчен "О Родине, о подвиге, о славе" дигән исемдә батырлык дәресе уздырылды. Укучылар дәрестә бердәм катнашып "Армия колейдоскобы" викторина сорауларына төгәл җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X