Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәктәптәпкә куанып баралар

Кызыл Мишә авылында урнашкан сәламәтлекләре чикле балаларга белем бирү мәктәбе хезмәткәрләренә без - ата-аналарның хөрмәте бик зур.

Аларның җылы карашы, һәр баланы үзләренекедәй якын итеп, яратып эшләүләре балаларыбызның киләчәгенә ышаныч уята. Мәктәпкә куанып баралар, шатланып кайталар. Мәктәп директоры Диләрә Нуриева, урынбасар Халидә Минһаҗева, сыйныф җитәкчесе Резидә Гаттарова, укытучылар - Алсу Әхмәтҗанова (татар теле), Рәсимә Әхмәтова, Марат Габдрахимов (хезмәт), Айдар Кәрамов (физкультура), психолог Гөлшат Нуриева үз эшләренең осталары. Тәрбиячеләр - Альбина Дәүләтшина һәм Наилә Әхмәтвәлиева, пешекчеләр - Гөламзә Мирсәетова, Рузия Шәрифуллина, медсестра Эльмира Исмәгыйлова, төнге тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләр дә балаларыбызның сәламәтлеге, белеме өчен күп көч куя. Балаларга күрсәткән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Надирә Галиәхмәтова, Рәсимә Шәяхмәтова.

Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев