Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Ник туганнар авылында”

Районда театр фестивале дәвам итә. «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы үзешчән сәнгать коллективы Эльмира Ибраһимованың "Ник туганнар авылында" комедиясен сәхнәләштергән иде.

Спектакльдә җитди проблема күтәрелә. Авылда буйдак егетләр саны күбәйгән. Яңа гаиләләр корылмагач, авылның киләчәге юк. Шушы теманы республика газетасында яктыртырга Энҗе исемле журналист кыз килә. Ул буйдак егетләрнең бар куанычлары хәмер икәнлеген ачыклый. Берсеннән-берсе асыл егетләргә ничек ярдәм итеп була? Әлеге сорауга җавапны Энҗе авылны яшәтергә кайткан агроном егет Райнур белән бергә таба.

Үзешчәннәр Вәлинур Имаметдинов, Илүзә Галимҗанова, Гүзәл Гасыймова, Рәүф Хуҗин, Рафил Алтынбаев һәм Илнур Шәфигуллин рольләрне тамашачы күңеленә барып җитәрлек дәрәҗәдә уйнадылар. Соңыннан үзешчәннәргә Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов рәхмәт белдерде, хезмәттә һәм иҗатта зур уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X