Нык чуалган йомгаклар да сүтелгән
Дистә еллар дәвамында эчке эшләр органнарында җитәкче урыннарда хезмәт иткән райондашларыбыз күп түгел. Шуларның берсе – гаиләсе белән Шәмәрдәндә яшәүче отставкадагы милиция подполковнигы Илгиз Хәсән улы Мифтахетдинов. Чын ир-егет булып формалашу еллары башкаларныкыннан әллә ни аерылмый аның. Армиядән соң берара “Агроснаб”та эшләп ала да, махсус элемтәгә фельдъегерь-инструктор булып күчә.
Пистолетлы кешегә әйләнеп, “Үтә яшерен” грифлы документлар йөртә. Менә шушы хезмәт анда милициядә эшләү омтылышы тудыра да инде. 1980 елда абыйсы Илдус һәм апасы Суфия яшәгән Караганда шәһәренә китеп баргач та, күп уйлап тормыйча, участок милиционеры формасын кия. Кырыктан артык каравылчыны берләштергән сак бригадасына җитәкчелек итә. Ведомостьлар алып, табельләр тутыра, кыскасы, үзе бухгалтерия эшен дә алып бара. “Хезмәтем үземә бик ошый иде, яратып эшләдем. Әмма әти-әни хакы да бар бит. Улым, кайт инде, картайдык, тормышны алып барырга авыр диделәр. Сүзләрен аяк астына саласым килмәде. 1982 елда перевод белән Сабага кайттым, ул вакыттагы милиция начальнигы Зөфәр Әхмәтҗанов мине сак төркеменә билгеләде. Тагын өч елдан туган бистәм Шәмәрдәнгә участок инспекторы итеп билгеләделәр. Югары Симет, Мичән авыл җирлекләрендә җәмәгать тәртибен саклауны да өстәделәр”,– дип сөйли Илгиз Хәсән улы. Шәмәрдәндә җинаятьчелекнең аеруча көчәйгән чоры була ул. Торак пункт командировкага килүчеләр белән тула. Газүткәргечләр төзелешенә Казаннан хөкем ителгәнлеге булган кешеләр чакырыла. Урлашулар бик күп була. Шуның өстенә инспекторның эштән кайтышын исерек ирләре җәберләгән хатыннар көтеп тора. Чара күрүен сорыйлар. Арыганмы син, кәефең юкмы, берсен дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Каракларның эзенә төшәргә, җәнҗалчы ирләрне тәртипкә чакырырга, тикшерүчеләр язып биргән күрсәтмәләрне үтәргә кирәк. Командировкага килүчеләрдән берсе аеруча авыр җинаятькә – кеше үтерүгә кадәр барып җитә. Без капчыкта ятмый, диләр. Ун көн дигәндә эчке эшләр бүлегенең Шәмәрдән бүлекчәсе белән берлектә үтерүченең эзенә төшәләр. Белемен күтәрү турында да онытмый инспектор, 1987 елда Эчке эшләр министрлыгы академиясе каршындагы Казан юридик бүлегенә читтән торып укырга кереп, 1992 елда уңышлы тәмамлый. Югары белемле булу Илгиз Мифтахетдиновның карьерасында да чагылыш таба. Хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелә. Башта җинаятьчеләрне эзләү хезмәтендә оперуполномоченный, аннары криминаль милиция начальнигы... “Безнең бүлектә ышанычлы, бөтен нәрсәне җиренә җиткереп эшләүче хезмәткәрләр күп булды. Берсенә дә ике тапкыр әйтеп тору кирәк түгел иде. Без бердәм булдык, бер-беребезгә таянып, уртак тел табып эшләдек”,– дип сөйли милиция ветераны. 1990 еллар – бик катлаулы чор, сәяси, икътисади үзгәрешләр яңа проблемалар тудыра, җинаятьләр саны арта. Бервакыт бүлеккә Шәмәрдәндәге водокачка күлендә үлгән кеше ятуы турында хәбәр алына. Опертөркем шунда ашыга. Судагы мәетне төсен җуя башлаган, муенына генератор тагылган хәлдә алалар. Димәк, көч кулланып үтерелгән. Аның Кукмара кешесе икәнлеге ачыклана, улларын әти-әнисе дә таный. Җинаятьнең очына чыгу өчен барлык детальләр тикшерелә, дәлилләр туплана. Эзләр Казанга илтә. Шик ике милиция хезмәткәренә төшә. Аларның яшәү урыннарыннан да шактый гына мәгълүматлар барлана. “Бүлек башлыгы урынбасары Хәмит Нәзиров белән икесен аерым машинага утыртып Сабага алып кайттык. Берсе күрсәтмәләр бирергә риза булды. Заказ буенча кылынган аеруча авыр җинаятьнең ачылуы район милициясе тарихына нык буталган йомгакны да сүтә алуыбызны дәлилләүче, сөйләүче вакыйга булып кереп калды”,– ди милиция подполковнигы.
Аның Шәмәрдәндә наркотик белән җинаятьчене ничек фаш итүләре турында сөйләгәнен дә йотлыгып тыңладым. Ай, четерекле дә соң эчке эшләр органнарында хезмәт итү! Барысы да законда язылганча булырга, инструкцияләр катгый үтәлергә тиеш, вәкаләтләрне дә арттырасы түгел. “Ышанычлы чыганактан Кукмарада яшәүче наркоманның даими рәвештә Шәмәрдәнгә героин алырга баруы билгеле булды. Бу егетне шунда ук оператив күзәтүгә куйдык. Сөйләшүләр алып бара башладык. Ниһаять, контроль сатып алучы булырга ризалык бирде бу. Тамгалы акча белән билгеле адрес буенча кертеп җибәрдек. Операциягә җитәкчелекне шәхсән үз контролемә алдым. Егет йорттан чыкты да, акчаны бирдем, әмма наркотик алмадым, шунда гына үземә кададым, дип ант итә. Опергруппа эшкә кереште, бер дозаны носки эченнән таптык. Дәлил бар, наркотик сатучы янына кердек. Эзлибез, бар җирне актарабыз. Мич өстендәге банкадан анаша таптык. Ә героин юк. Үз ирке белән бирүен сорыйбыз. Дәшми. Карыйм: шкаф өстендә телевизор бар. Күрсәтәме, дим, юк, ди. Оперативникларга аны төшерергә һәм артын ачарга куштым. Шул вакыт егетебез телевизорга сикермәсенме! Үзен фаш итте бу. Телевизор эченнән 10 доза героин таптык. Җинаятьче тиешле җәзасын алды”.
“Илгиз Хәсәнович безнең белән дә даими элемтә тотты. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне җаваплылыкка тартуда, җаваплылыктан качкан җинаятьчеләрне тотуда бергә, үзара ярдәмләшеп эшләдек. Аның турында бер кешедән дә начар сүз ишеткән булмады”, – ди милиция подполковнигы Камил Сабитов яшьтәше турында.
Үзен оста оештыручы итеп күрсәткән Илгиз Мифтахетдиновны 1999 елның августында криминаль яктан гаять катлаулы Кукмара районына эчке эшләр бүлеге башлыгы итеп билгелиләр. “Көне-төне җиң сызганып эшләргә туры килде. Шул ук елның 1 декабрендә Татарстан белән Киров өлкәсе (Вятские Поляны) чигендә газүткәргечне шартлаттылар. Террорчылык актын тикшерүне республика эчке эшләр министрлыгы үз җаваплылыгына алды һәм Кукмара бүлегенә тапшырды. Бер ай дигәндә республика тикшерүчеләре ярдәме белән җинаятьчеләрнең эзенә төштек һәм террорчылар Югары Суд карары нигезендә озак срокка ирекләреннән мәхрүм ителде. Гомумән, Кукмарада резонанслы эшләр күп булды, бер команда булып кыңгыр эш кылучыларны чиста суга чыгара алдык”, – ди Илгиз Хәсән улы. Ул 2003 елда отставкага чыкканнан соң хезмәт юлын хокук саклау органнары иминиятләү компаниясендә, аннары 10 ел микрофинанс оешмасында дәвам итә. Күпсанлы медальләр, күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. “Гомеремне яраткан эшемә багышладым. Ике кызым да минем юлдан китте. Митрополитенда иминлек хезмәтендә һәм миграция системасында эшлиләр. Төпчеге медик. Әлбәттә инде, барысы өчен дә, гомер буена минем белән бергә атлаган, гаилә учагын саклаучы яраткан тормыш юлдашыма, остазларым Рушан Рәхим улына һәм Равил Арслан улына рәхмәтлемен, – ди юбиляр.
“Кайда тудык, шунда кирәк булдык" дигән әйтем аңа да багышланган кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев