Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Олыяз”да киләчәкне уйлап, заманнан калышмый эшлиләр

Басу-кыр өсләрен ак кар каплагач, игенче дә, иркен сулап, җыйнаган уңышларын барлый, алдагысы өчен нигезле план кора.

Тукай шигырендәгечә, соңгы елларда җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явып куандырмаса да, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте, алдынгы технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча районыбыз республикада билгеле урын тота. Район икътисадын тотрыклы итүгә саллы өлеш кертүче игенче, механизаторларыбыз олы хөрмәткә ия. Шул уңайдан бүген район мәдәният йортында игенчеләр хөрмәтләнә.

Календарьда декабрь булуына карамастан, хезмәтләрен намус белән башкарган, икмәк үстергән игенчеләрне хөрмәтләү, рәхмәт әйтүнең иртәсе-соңы юктыр. Бүләкләнүчеләр арасында гектарыннан, бункер авырлыгында уртача 40,6 центнер икмәк суктырып алган "Олыяз" хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә бар. Алар 400 гектар мәйданнан 16241 центнер иген уңышы җыеп алган быел. Узган елгы күрсәткечтән 27 процентка күбрәк уңыш белән куандырган Олыяз кырлары. "Тимерхан" сортлы арпа 63 гектарлы басудан - 45, 57 гектарлыдан - 48, 7 гектарлыдан - 55 центнер, 8 гектарлыдан - 67 центнер уңыш биргән.

Хуҗалык җитәкчесе Гыйльфан Әхмәтов ирешелгәннәрдә механиза­торларның, белгечләрнең тырышлыгы зур булуын билгеләп үтте.

- Аллага шөкер, механизаторларыбыз әйбәт. Төнге сәгатьләргә кадәр эшләгән чаклары да була иде, ничек булса да, яхшы сыйфат белән җыеп алуга ирештеләр. Эшче кадрлар җитешмәгәндә терлекчелектә эшләүче дә, белгеч үзе дә техникага утыра. Саба аграр көллияте студентлары ярдәмгә килә, яшь булсалар да, алар да зур тырышлык куеп эшлиләр, - ди ул, эшчеләрен мактап.

Студент егет Ильяс Хуҗиәхмәтов, язын-көзен дә чәчү эшләрендә, җир эшкәртүдә катнаша. Быел да алты метрлы "СПО-6" чәчкече белән 591 гектарда чәчү эшләре башкарган. Илгиз Мәсгутов, Нурулла Фәйзрахманов, Васил Гайнуллин лаеклы ялда булсалар да, хуҗалыкка ярдәм итим дип килә. Бердәмлек тау күчерә диюләренә шушы кешеләр хезмәте белән танышкач та инанасың. Механизаторлар Әнәс Фәһмиев, Әсгать Нурмиев, Сәлим Сәфәров, Фиргать Шәйхуллин, мәрхүм булган Габделбәр Фәһәмиевның да хезмәтен зурлап әйтеп узды хуҗалык җитәкчесе.

Быел җәй салкын килгәнлектән, игеннәр вакытында өлгереп җитешмәде. Башка елны июльнең егермеләрендә урып-җыюга керешсәләр, агымдагы елда басуларга ун-унике көнгә соңлап керелде. Август аендагы тоташ яңгырлар да эшкә бераз комачаулады. Әмма тырыш игенчеләр һәр аяз көннән файдаланып калырга тырышты. "Олыяз" хезмәтчәннәренең уңышка ирешүнең тагын бер сере - технологияне төгәл һәм вакытында үтәү. Узган елның көзендә чәчүлек җире тирәннән эшкәртеп калынган. Бу үз чиратында дым сакларга ярдәм итә. Һәм бөртеклеләр чәчелгән мәйданнарга аммиак суы кертеп эшкәртү, үләннәрне яфрактан тукландыру да үз-үзен аклаган. Азотлы ашлама кертү моңа кадәр терлек азыгы культуралары чәчелгән мәйданнарда үткәрелсә, быелгы җәйдә бөртеклеләрнең мәйданы да аммиак суы белән эшкәртелгән.

- Безнең якларда туфрак азотка мохтаҗ, шунлыктан аммиак суы белән эшләгәндә отышлы. Беренчедән, кулланырга уңайлы, икенчедән, үсемлекләргә үзләштерергә тизрәк һәм грануллы ашламалар белән чагыштырганда бәясе дә очсызрак чыга. Бөртеклеләргә бер гектарга - 3, терлек азыгы культуралары мәйданнарына гектарына - 5 центнер исәбеннән кертелде, - ди агроном Илнур Әхмәтов.

"Олыяз" - чагыштырмача тотрыклы хуҗалык. Киләчәкне уйлап, заманнан да калышмый яшиләр. 310 баш савым сыерына исәпләнгән робот белән җиһазландырылган сөтчелек комплексы эшли башлады. Хуҗалык бер көнгә 45 центнер сөт сата. Малларга кышын ашату өчен 4032 тонна силос, 3200 тонна сенаж, 295 тонна печән әзерләнгән. Хуҗалык нык булса, шушы җирлектә яшәүчеләрнең дә тормышы мул була. Халыкка хезмәт көне һәм пай җирләре өчен икмәк бирелгән. Бердәм булып эшлиләр дә, яшиләр дә "Олыяз"да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев