Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Пенсионерлар –парта артында

“Өченче буын университеты”

   Хәзер балалар гына түгел, өлкәннәр дә укый. Компьютер заманы шуны таләп итә. Өлкәннәрне укыту “Өченче буын университеты”  проект кысаларында республиканың Россия пенсионерлар берлегенең  Татарстан төбәк бүлекчәсе  тарафыннан Пенсия фонды белбн берлектә гамәлгә ашырыла. Узган сишәмбедә Шәмәрдән пенсионерлары да лицейда компьютер нигезләрен өйрәнүгә кереште. Өлкәннәргә гыйлемгә хәер-фатыйханы Пенсия фондының районара идарәсе начальнигы урынбсары Марат Баһманов бирде, укуда  уңышлар теләде. Шәмәрдән ветераннарын һәр эштә әйдәп йөрүче җитәкчесе Минжиһан Галиева әйтүенчә, 2011 елдан алып 100дән артык пенсионер комьютерга  өйрәнгән. Быел парта артына  утыручылар – 20 кеше. Араларында иң өлкәне 1944 елгы Райлә Мортазина булып  чыкты. Шулай ук 68 яшьлек Марсель Камалов та курсларга  килгән. “Өйдә компьютерым бар  иде,  кызым  алып  китте. Үземә яңаны  аласы була. Ансыз булмый хәзер”,– ди ветеран.  Компьютер белән эш итәргә өйрәнгән өлкәннәр интернет аша түләүләр башкара, балалары, туганнары, дуслары белән аралаша алачак. Коммуналь хезмәтләргә саф һава  сулап, почтага барып түләүне, “прогулка” ясауны кулай  күрсә дә, Дания Әбсәләмова дә укырга  килгән. “Комьютерны бер дә белмим түгел,  яңалыкларны булса да дип шуларны өйрәнү өчен  килдем. Тагын да  күбрәк  белергә  телим. Тормыштан  артта  каласы килми”,– ди ул. Өлкәннәргә компьютер белемен лицейда балаларны робот техникасына өйрәтүче Рөстәм Кәримуллин бирә. Укыту тәмамлангач, пенсионерларга сертификатлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев