Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район бюджеты расланды

Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны Саба муниципаль районы Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов алып барды.

 Иң элек депутатлар һәм  оешма җитәкчеләре  район финанс-бюджет палатасы рәисе  Шәмсун Сөнгатовның “2023 елга һәм 2024-2025 елларның  план  чорына Саба  муниципаль районы бюджеты турында”гы чыгышын тыңладылар. Тупланма бюджетның керем һәм чыгым  өлешләре 2023 елга 1,561385 миллирад сум   күләмендә,  ягъни дефицитсыз расланды. Район  бюджетыннан мәгарифкә – 931,442, физик  культураны  үстерүгә һәм  спортка – 176,380,  мәдәнияткә  148,372 миллион сум  акча  каралган. Милли икътисадка һәм торак-комммуналь хуҗалыгына 136,981 миллион  сум тотылачак.  Икенче көн тәртибе буенча сүз башкарма  комитетның юридик бүлек начальнигы  Альберт Миникаевка  бирелде. Җир һәм  мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе  Алим Галиуллин  Россия Федерациясе  кораллы   көчләренә  йөкләнгән бурычларны  үтәүдә хәрби хезмәт һәм ирекле  ярдәм  күрсәтү чорына муниципаль  мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен  арендалаучыларга аренда шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектерү тәртибе” турында   сөйләде.   Соңыннан башкарма  комитеты  аппараты җитәкчесе  Марат  Кәримов утырышта  катнашучыларны Яңа  елга  әзерлек һәм бәйрәмне оешма-учреждениеләрдә үткәрү,  кышкы  каникулларда балалар  өчен  чаралар оештыру  үзенчәлекләре белән таныштырды. Быел Яңа ел Кыш бабайлар парадыннан башка  гына   үтәчәк.  Саба  үзәгендә Төп  чыршыны  ачу  28 декабрьдә  кичке 19.00 сәгатьтә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев