Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рәис Миңнеханов: “Сезнең кебек фанатлар кирәк“

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлау четерекле вакыт. Ә инде сайлаган белгечлегең буенча белем алучы уку йортына сине үз туган җиреңә эшкә чакырып киләләр икән, моңа сөенергә генә кирәк. Димәк, син алган белгечлеккә ихтыяҗ бар һәм синең белемең җәмгыять өчен кирәкле.

Район башлыгы Рәис Миңнеха­новның Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм ака­демиясендә белем алучы районыбыз студентлары белән аралашуын тыңлаганда шундый фикергә килдем. Академиядә Сабадан 41 укучы белем ала. Аларның алтысы быел укуын тәмамлап, кайда да булса эшкә урнашырга тиеш була. Район башлыгы һәрберсе белән кайда практика узганнар, кайда эшкә урнашырга җыенулары хакында кызыксынды.

-Уку тәмамлануга армиягә китәбез, - диләр Икшермә һәм Кибәче авылыннан биредә укучы егетләр. Икесе дә футбол буенча белгечлек алып чыгасылар.
Бадминтон, туризм буенча белем алган егет-кызларны, кайтыгыз гына, сезне көтәбез, дип рухландырды район башлыгы.

-Спорт залларын алтыннан да эшләп куярга була, әмма анда тренерлар, шөгыльләнә торган балалар, халык булмый торып, аның файдасы булмаячак. Спортка сезнең кебек фанатлар кирәк, - диде ул.
Яшьлек омтылышлары белән янып яшәүче егет-кызларны чыннан да фанатлар дияргә мөмкин. Сабада баскетбол буенча ярышлар ник узмый, районда туризмны һәм җәйге чаңгы спортын үстерергә нәрсә комачаулый, дип тә кызыксына студентлар. Һәркайсына да сәбәп бер - яхшы, төпле белгечләр җитми.

Зәмирә Сәмигуллина.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев