Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рульдә сөйләшү фаҗига китерә

Республика юлларында ел саен меңләгән кеше үлә һәм имгәнә. Аварияләрнең төп сәбәбе - кеше факторы, кагыйдәләр белән исәпләшмәү, шул исәптән телефоннан сөйләшеп машина йөртү. Сөйләшү йөртүченең игътибарын читкә җәлеп итә, шуңа күрә юл вәзгыяте теләсә кайсы мизгелдә контрольдән чыгарга мөмкин. Мисалга, 2 февральдә Казан - Малмыж юлында "ВАЗ" автомобилен йөртүче...

Республика юлларында ел саен меңләгән кеше үлә һәм имгәнә. Аварияләрнең төп сәбәбе - кеше факторы, кагыйдәләр белән исәпләшмәү, шул исәптән телефоннан сөйләшеп машина йөртү. Сөйләшү йөртүченең игътибарын читкә җәлеп итә, шуңа күрә юл вәзгыяте теләсә кайсы мизгелдә контрольдән чыгарга мөмкин. Мисалга, 2 февральдә Казан - Малмыж юлында "ВАЗ" автомобилен йөртүче 1975 елгы хатын-кыз телефоннан сөйләшү белән мавыгып, каршы полосага чыга һәм "Скания" машинасына килеп бәрелүдән һәлак була. Хәзер видеоны реаль вакыт режимында телефонга яки планшетка трансляцияләүче мобиль кушымталар популяр. Алар белән мавыгу да авариягә китерергә мөмкин. Әйтик, 23 мартта Казан - Йошкар-Ола - Зур Күлбаш - Дөбъяз трассасының 11нче чакрымында «Дэу Матиз» машинасын йөртүче 22 яшьлек хатын-кыз тизлекне арттырып, каршы юлга чыга һәм автобуска килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүчесе ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче фаҗига урынында вафат була. Кыз машина белән идарә иткәндә смартфон аша социаль челтәрдә онлайн-трансляция алып барган. Аның телефон белән мавыгуы аркасында автобустагы 5 пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләре ала, шулар арасында 7 яшьлек бала да бар.

Машина йөртеп барганда кулга тотмыйча гына сөйләшү мөмкинлеге биргән техник җай­лан­масы булмаган телефоннан файдаланган өчен 1500 сум штраф (КоАПның 12.36нче статьясы) каралган. 2016 елда әлеге статья нигезендә Татарстанда 4 меңнән артык йөртүче админист­ратив җаваплылыкка тартылды. Быел 2 айда штрафка тартылучылар 500дән артты. ЮХИДИ идарәсе машина хуҗаларына юлларда бик игътибарлы булырга кирәклеге турында искәртә. Әгәр телефон шалтырый икән, иң дөресе - куркынычсыз урында туктап сөйләшү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев