Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба аграр көллиятендә яшьләрдән “сорау” алдылар

Яшьләр экстремизм турында ниләр белә? Шуларны, гомумән, хәзерге яшьләр тормышта очраша торган проблемаларны ачыклау йөзеннән "Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе ел саен социологик тикшерүләр үткәрә.

Шул рәвешле алынган мәгълүматлар гомумиләштерелеп, Яшьләр  эшләре һәм  спорт министрлыгы тарафыннан Татарстанда  яшьләр сәясәтен үстерүдә файдаланыла. Социология күбрәк шәһәрләрдә үткәрелә, авыл районнары сайлап алу тәртибендә кертелә. Быелгы чарага Саба муниципаль берәмлеге дә кертелгән һәм үзәк  белгечләре аграр көллияттә бер төркем студентлар, шулай ук  “Яшьлек” мәдәни-спорт комлексында эшләүче  егет-кызлар арасында  анкеталаштыру   үткәрделәр. Исем-фамилияне   күрсәтмичә генә барысы 50 сорауга   җавап  бирергә кирәк иде. “Социологик  мониторингның темасы “Татарстан Республикасында яшьләр экстремизмы: халәт, алшартлар һәм нәтиҗәләр” дип атала. Сораштыру яшьләр, студентлар даирәсендә профилактика эше  алып баруның юнәлешләрен төгәлрәк билгеләргә  ярдәм итә. Социологик тикшерү йомгаклары декабрь аенда брошюра булып та чыгачак”,– дип аңлатты үзәкнең өлкән методисты Анастасия Орлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев