Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба егетләре армия тормышын мактый [+фоторепортаж]

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Саба районындагы җәмәгать ярдәмчесе Данис Габдерахманов Свердловск өлкәсендә һәм Екатеринбург шәһәрендә Саба районы егетләре хезмәт иткән хәрби частьларда булып кайтты.

Баруының максаты - быел гына хәрби хезмәткә алынганнарга "учебка"да тудырылган шартлар, саблыларның армия мәктәбен ничек үтүләре белән танышу. Данис Габдерахманов Серго Орджоникидзе исемендәге Кызыл Байраклы һәм II дәрәҗә Суворов орденлы 28нче аерым мотоукчы бригадасында хезмәт итә башлаган Саба егете Фәнис Галәветдинов, Елань гарнизонында хәрби бурычын үтәүче Оет авылы егете Алмаз Мофаззалов һәм Горный Щиттагы 71952 хәрби частьта хезмәт итүче улы Булат белән очрашып сөйләшкән. Солдатларның көнкүреше, кесә телефоннарыннан ничек файдаланулары белән кызыксынган. Алмаз белән бергә хезмәт итүче Теләче районы егетләре Инсаф Шәрипов һәм Айнур Ибраһимов белән дә әңгәмә корган. "Егетләрнең берсе дә солдат тормышыннан зарланмады, ашау якларын, швед өстәлен мактадылар, бабайчылык турында гомумән сүз дә булмады. Сәламнәрен әти-әниләренә җиткердем, егетләр хәрби бурычларын солдатларча үтәп кайтачакларына ышандырдылар",- диде кеше хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесе.
Серго Орджоникидзе исемендәге бригадада, Елань гарнизонында, Горный Щиттагы частьта 335 Татарстан егете хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев