Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар, сабалылар!

Менә 2016 ел да тәмамланып килә. Гадәттә без бу чорда ел нәтиҗәләрен барлыйбыз, киләчәккә планнар корабыз. Узып баручы ел җиңеллəрдəн түгел иде. Шулай да без аны лаеклы нəтиҗəлəр белəн тəмамлыйбыз. Ел мөһим вакыйгаларга бай булды. Апрель аенда халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үттек. Бәйрәм яшь буында милли горурлык хисләрен уятуда роль уйнады. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләү дә аеруча əһəмиятле вакыйга булды. Без сугыш һəм хезмəт ветераннарыбыз белəн хаклы рəвештə горурланабыз. Дәүләт Думасына сайлауларда да районыбыз гражданнары актив катнашты, парламентка республикабыздан иң актив депутатларыбыз узды. Шулай ук үзара салым буенча референдумнарда актив катнашып, яшәгән җиребезне төзекләндерүгә үз өлешен керткән өчен дә Саба халкына бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Тулаем алганда 2016 елда районның барлык тармакларында да яхшы гына уңышларга ирешелде. Татарстанда игълан ителгән барлык программалар бездә дә гамәлгә ашырылды. Быел республикабыз «Татарстан - 2030» стратегиясен кабул итеп, алдагы елларга үсешнең өстенлекле юнәлешләрен, перспективасын билгеләде. Шул исәптән Саба муниципаль районының да 2021 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясе проекты эшләнде һәм фикер алышу өчен халыкка тәкъдим ителде. Районыбыз 2030 елга икътисадый үсешкә ирешкән муниципаль берәмлек булырга тиеш. Моңа нигез хәзердән салына. Без авыл хуҗалыгы районы һәм аграр тармак хезмәтчәннәре, табигать шартлары бик килеп бетмәсә дә, уңышлары мул булды. Ит-сөт 2015 елга караганда күбрәк җитештерелде. Сәнәгатьтә эшләүчеләр дә елны матур гына күрсәткечләр белән тәмамлыйлар. 2017 елда тармакка яңа технологияләр керер дип көтеп калабыз. Кече һәм урта бизнес та үсеш кичерә, яңа эш урыннары барлыкка килә, технопаркны да яңа елдан эшләтә башларга дигән хыял бар. Су саклау зоналары елында башланган эшләр дә дәвам итәчәк. Мәгарифтә эшләүчеләргә дә зур рәхмәт әйтәсе килә. Үз вазифаларын үтиләр, яңа буынга белем-тәрбия бирүдә зур эшләре белән куандыралар. Узып баручы ел мәдәният, медицина өлкәләрендә, спортта ирешелгән уңышлар белән дә истә кала. Халыкны социаль яклауда мәгълүм казанышларыбыз бар, җирле үзидарә, салым, хокук саклау органнары да үз бурычлары югарылыгында булды.

Яңа ел якынлашкан сәгатьләрдә һәр тармакта хезмәт куючы барлык райондашларга, ветераннарга фидакарь хезмәтләре, кылган игелекле гамәлләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Яңа 2017 елга да безнең планнарыбыз зурдан. Бу көннәрдә Сабабыз, авылларыбыз бәйрәмчә бизәлгән утлары белән балкып тора, һәр гаилә шатлыклы мәшәкатьләр белән яши. Һәр йортта әнә шулай сөенечләр, мәхәббәт, иминлек-бәрәкәт кенә хакимлек итсен, һәркайсыбызның өмет-хыяллары чынга ашсын. Сезнең барыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, күтәренке кәеф телим, хөрмәтле райондашлар! Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев