Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районы белән Кытайның Хэбэй провинциясендәге компанияләр арасында хезмәт­тәшлек турындагы килешү төзелде [+фото]

Кытайлар Шәмәрдән җирлегендә теплица комплекслары булдыруны, агач оныннан ламинат эшләп чыгаруны планлаштыралар.

2015 елның 5 февралендә Саба районы тарихы елъязмасына кереп калачак истәлекле вакыйга булды. Бу көнне Шәмәрдәндә Саба муниципаль районы белән Кытайның Хэбэй провинциясендәге компанияләр арасында икътисад өлкәсенә хезмәт­тәшлек турындагы килешү төзелде. Әлеге документны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Хэбэй провинциясе эшмәкәрләр ассоциациясе вице-президенты Ван И үз имзалары белән беркеттеләр. Журналистлар белән әңгәмәсеннән күренгәнчә, Ван И Сабаны бик ошаткан һәм инвестицияләр җәлеп итәр өчен кулай район дип тапкан. Кытайлар Шәмәрдән җирлегендә теплица комплекслары булдыруны, агач оныннан ламинат эшләп чыгаруны планлаштыралар. "Саба районында чис­та сулы чишмәләр күп, без инде аларның сыйфатын тикшердек һәм ше­шәләргә тутырып дистиллирлаштырылган су чыгару заводы төзүне дә планлаштырабыз",- дип сөйләде Ванг И.

Рәис Миңнеханов Хэбэй провинциясе белән үзара хезмәттәшлек итүнең мөһимлеген ассызыклап, киләчәктә Шәмәрдән җирлегенең мөһим производство мәйданчыгына әйләнәчәгенә ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев