Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында да "фанфурик" эчүчеләр бар

Косметика максатында җитештерелә торган спиртлы препаратлар, сыекчаларны сәрхушләрнең аракы эчемлеге урынына куллануы беркемгә дә сер түгел.

Халык телендә аларны фанфурик, пузырек, диләр. Хакы да, кем әйтмешли, шалкан бәясе генә. Исерекне иң беренче аның арзан булуы кызыктыра. Ә аның организм өчен никадәр зарарлы булуы турында кайберәүләр уйлап та карамый. Аларны кулланучылар безнең районда да бар. Хокук саклау һәм контрольлек органнарына да бу хакта әледән-әле сигналлар алынып тора. Иң җитди проблемаларның берсе - арзанлы спиртлы сыекчалар белән сәүдә итү. Әйтик, май аенда дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә Шәмәрдәндә яшәүченең мөрәҗәгате буенча сәүдә объектларында "ике төрле максатта" кулланыла торган спиртлы сыекча сатуны ачыклау ниятеннән рейд уздырганнар иде. Мөрәҗәгатьтә "фанфурик"ларны билгеле бер адәмнәрнең эчү өчен сатып алулары күрсәтелә. Рейд барышында ике шәхси эшмәкәр кибетләрендә нәкъ менә шундый сыекча сату фактлары билгеләнде. Эшмәкәр ханымнар сатудагы продукциясенә товарны озату документларын күрсәтә алмыйлар. Шул сәбәпле 261 савыт спиртлы сыекчаны сатудан алына. Барлык фактлар буенча административ тикшеренүләр алып барыла. Сатудан алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев