Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында ветеринария табиблары шәхси хуҗалыклардагы сыер, ат, сарык һәм кәҗә малына профилактик прививка ясыйлар [+фоторепортаж]

Ветеринария табиблары шәхси хуҗалыклардагы сыер, ат, сарык һәм кәҗә малының канын алып, лейкоз, котыру, туберкулез һәм түләмә авыруына тикшерү үткәрә. Һәм котыру, түләмә, эмкар чиренә каршы профилактик прививка ясыйлар. Мондый профилактиканы ветеринарлар елына ике тапкыр - язын һәм көзен уздыра. Язгы профилактика төгәлләнү алдында.

Районда барлыгы 24796 баш терлек исәпләнә. Шуның 5920се шәхси хуҗалыкларда асрала. Районның баш ветеринария табибы Айзат Шәйхуллин әйтүенчә, язгы диспансерлаштыру барышында малларга түләмә (сибирская язва), котыру һәм лептоспироз авыруларына каршы вакциналар ясала. Лейкозны ачык­лау өчен анализга кан алудан тыш, тире астына туберкулин кадыйлар һәм куркыныч чире бармы-юкмы икәнне ачыклыйлар.
Мал табиблары, төгәлрәге, участок врачлары бу эшләрне февраль-март айларында хуҗалыкларда башлап җибәргән иде инде. Бу көннәрдә иртән көтү кузгалганчы, кичке якта мал җыйналгач авылларга килеп тикшерүләр үткәрүне дәвам итәләр. Узган атнада Оет авылында узган чарада без дә катнаштык. Авылдагы 89 хуҗалыкта 41 баш сыер малы асрала икән.


Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев