Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба тәҗрибәсен - Төрекмәнстанга [+фоторепортаж]

Лесхоз селекция-орлыкчылык үзәге - Россиядә алдынгы технологияләр белән эшләүче иң күләмле үзәк.

Биредәге һәрберсе 1миллион агач үсентесенә исәпләнгән 4 теплицада бер елга 12 миллион агач кәлшәсе үстерелә. Иң беренче ротация март аенда башкарылып, соңгы орлык­лар июль аенда утыртыла. Биредә җитештерелгән үсентеләр Татарстан урманнарын баету белән генә чикләнмичә, Россиянең бик күп төбәкләренә тарала. Нигездә ылыслы агачлар үстерелүче үзәк Европада да тулысынча автоматлаштырылган иң эре питомниклардан санала. Үзәк эшчәнлеге белән хәзер күп илләрнең урманчылык тармагы белгечләре кызыксына. 7 сентябрьдә Лесхозда Төрекмәнстан Республикасының әйләнә-тирә мохит һәм җир ресурслары буенча дәүләт комитетының урман хуҗалыгы идарәсе начальнигы Шамамед Сарыханов булды. Ул селекция үзәгендә орлык саклау, эшкәртү цехлары, лаборатория, теплицалардагы үсентеләр өчен тиешле климат, кәлшәләрне сугару, ябык тамыр системасы белән утырту материалын үстерү тәҗрибәсе, кыскасы, әлеге өлкәнең тулы эш процессы белән җентекләп танышты. Күп илләр тәҗрибәсен өйрәнгән кеше буларак, соклануын белдереп, селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлеген югары бәяләде. Шамамед Сарыхановны республика урман хуҗалыгы министры Алмаз Нәзиров, Татарстанның Төрекмәнстандагы тулы хокуклы вәкиле Хәйдәр Галиев, Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев озатып йөрде.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев