Саба туган як өйрәнү музеенда “Туган ягым” дип исемләнгән чара үтте
Безнең Саба районының горурланырлык тарихы бар. Һәм без аны белергә тиешбез.
Ә үткәнебезнең данлы еллары, горурланырлык шәхесләре турындагы истәлекләр район музеенда саклана. 4 август көнне Саба туган як өйрәнү музеенда "Туган ягым" дип исемләнгән чара үтте. Әлеге очрашуда Саба гимназиясе янында эшләүче лагерь балаларының 2 һәм 6 нче отряды катнашты (Барлыгы 39 укучы). Чара Саба районы оешуга 86 ел тулу уңаеннан оештырылды. Ул викторина формасында үткәрелде. Шулай ук, кунаклар "Музейларда тарих эзләре " дип аталган фотокүргәзмә белән таныша алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев