Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба укучылары галимнәр белән очрашты

Тормышта ике нәрсәгә - һөнәр һәм гомер юлдашы сайлауга бик җитди карарга кирәк. Чөнки икесе дә гомер буе синең янәшәңдә бара.

29 гыйнварда Саба гимназия­сендә районның унберенче сыйныф укучылары катнашында Казан (Идел буе) Федераль Университеты укытучы-галим­нәре белән узган очрашуда әлеге сүзләр төп фикер буларак яңгырады. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакиров үз чыгышында 11 сыйныф укучыларын әлеге чараның максаты, уку йортын тәмамлаган яшь педагогларга булган өстенлекләр, грантлар, өстәмә түләүләр белән таныштырды. Казан (Идел буе) Федераль Университетының Физика, Математика һәм механика, Фундаменталь медицина һәм биология, Экология һәм география, Химия, Физик культура, Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар, Исәпләү математикасы һәм мәгъ­лүмати технологияләр, Көн­чы­гыш телләр һәм халыкара бәй­ләнешләр институтларыннан (факультетларыннан) вәкилләр катнашып, чыгарылыш укучылары алдында чыгыш ясадылар. Укучыларга слайдлар ярдәмендә институтларга укырга керү имтиханнары, белгечлекләр, уку һәм торак шартлары турында күп мәгълүматлар бирелде. Укырга керү имти­ханнарының күбесендә җәмгы­ять белеме булу сәбәпле, уку­чыларга алдан ук БДИ тапшырганда әлеге фәнне сайлау мөһимлегенә басым ясалды. Педагоглар әзерләүче киң профильле уку йорты буларак, укучылар өчен әлеге очрашу профориентация юнәлешендә мөһим чара булды. Тимершык урта мәктәбеннән килгән Гөльяз Вәлиева, Гөлшат Габдерәхимова кайсы юнәлештә китәсен әле хәл итмәгән булсалар да, очрашудан күп мәгълүмат, яңалык алуларын әйттеләр. Галим-укытучылар районыбыз укытучылары белән БДИга әзерлек буенча сөйләшүләр алып бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X