Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

САБАДА - ТОЗ “МӘГАРӘСЕ“ ачылды

Мөхәммәт тау янына бармаса, тау Мөхәммәт янына килә, диләр. Төрле авырулардан дәвалану өчен тоз мәгарәләре бул­ган шифаханәләргә ба­­­ру күпләр өчен хыял гына. Соль-Илецкидагы тоз күле дә бездән 821 чак­­рымда. Андый ерак җир­­ләргә бару турын­да хыялланып та, мөм­кин­леге булмаган рай­он­­даш­ларыбызны шат­­лан­­дырырга ашыга­быз: мон­­дый “мәгарә” хә­зер Са­ба­ның үзендә дә барлыкка килде.

 Әлеге проектны өч ба­­ла үстерүче Эльмира Әхмәтшина гамәлгә ашыр­ды. Әни кеше чәчәк сер­кәләренә аллергия булган уртанчы  улын дә­валау артыннан башта үзе дә еракка  йөри. 2015 елда Кырымга да баралар. Аннары Казандагы  “Стоуни” медицина үзәгендә сеанс  алалар. Шуннан соң  Эльмира  тоз белән дәвалануны Сабада булдырырга  кирәк дигән уй белән  яши  башлый. Фикерен тормыш иптәшенә җиткерә. “Ирем каршы  килмәде, бергәләп  алынырга  булдык. Парковкалы һәм эш сәгате беткәч тә бикләнми торган  бинадан кулай бүлмә эзли башладык. Аннары “Стоуни” үзәге белән франшиза килешүе төзелде,  ягъни аларның бренды саклап  калынды. Тозны Соль-Илецскидан ташыдык, аны стенага  ябыштыруны махсус  фирма башкарды, соңгы модель галогенератор сатып алып, октябрь аеннан эшкә  керештек”,– дип  аңлатты Эльмира Әхмәтшина. 

  Шулай итеп,  стена һәм түшәмнәре, идәне тоз белән капланган ясалма  мәгарә  барлыкка  килә. Галогенератор аэрогалит препараты  кушылган тозны бүлмәгә тарата. Дәвалау тәэсирен әнә шул ионлашкан аэрозоль бирә икән, бүлмәгә галогенератордан төр­ле бактерияләрдән чис­тар­тылган һава гына җибә­релә, табигый мәгарәләрдә була торган микроклимат саклана. “Польша табибы тоз мәгарәләрендә эшләүчеләрнең салкын тидереп авырмауларына 1843 елда  ук игътибар иткән,– дип  сөйли Эльмира.–  Мондый дәва аллергияле,  кискен һәм хроник бронхит, озакка сузылган үпкә ялкынсынулары, төрле дәрәҗәдәге бума ютәл, хәтта тире авырулары белән интегүчеләргә сихәт бирә. Йөрәк-кан, тире авыруларын, неврозны дәвалау һәм кисәтүгә хезмәт итә.  Тоз мәгарәсе иммунитетлары зәгыйфь булганнар өчен аеруча файдалы. Процедура 10нан алып 20 сеанска  кадәр дәвам итәргә тиеш. Беренче  сеансларда ор­га­низмның чистарынуы баш­лана гына әле. Булган авырулар кузгала, кеше файдасы тими икән, дип курка башлый. Тоз белән дәваланганда сеансны ахырынача  алып бетерү  кирәк”.

  Ачылганына аз вакыт  узуга карамастан, сабалылар инде тоз мәгарәсе турында  белеп  тә өлгергән. Альбина исемле ханым ике  баласы белән  килгән иде. “Дәваланудан бигрәк, профилактика өчен  йөрибез”, – дип аңлатты  ул. Бала­лар сеанс вакытында муль­тик карый, идәндәге коры тозда уенчыклар белән  уйный  ала. Өч яшькә ка­дәргеләргә бушлай керү ка­ралган. Яктыртылган төр­ле төстәге Һималай тоз­лары да игътибарны җәлеп итә.  Йомшак кә­нәфиләрдә 40 минут буе изрәп, тозлы “диңгез һавасы”н сулап утырган өлкәннәрне дә күрдек. Ун көнлек дәвалану курсын үткән кеше үзен диңгез буенда ял итеп кайткандай хис итә икән. Кыскасы, тоз мәгарәсе рухны да, тәнне дә савыктыру сәләтенә ия. Биредә  дәвалау курсын теләге булган һәркем уза ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев