18 октябрь 2017 яңалыклары
-
Вадим Захаров: “11 декабрьгә кадәр 15 килога ябыкмасам, дус егеткә сыер боты бирәсе булачак”
Вадим Захаров 1 айга якын диета тоткан. Ни сәбәпле җырчы ябыгырга теләгән соң ? Диета тоту аңа авырдан биреләме? Бу турыда үзеннән сораштык.
-
“Артистлар арасында йөреп, әле дә юньле бала булып үстең дим”
Фото: Нуршат Әсхәдуллин Казанда җырчы Лилия Хәйруллинаның тәүге концерты узды. “Мин дә кошлар нәселеннән” дип аталган концерт программасында тамашачы җырчы белән бергә сәяхәт итте: аэропорт, хушлашу, моң илен гизү, туган якка кайту, күрешү.
-
САБАДА - ТОЗ “МӘГАРӘСЕ“ ачылды
Мөхәммәт тау янына бармаса, тау Мөхәммәт янына килә, диләр. Төрле авырулардан дәвалану өчен тоз мәгарәләре булган шифаханәләргә бару күпләр өчен хыял гына. Соль-Илецкидагы тоз күле дә бездән 821 чакрымда. Андый ерак җирләргә бару турында хыялланып та, мөмкинлеге булмаган райондашларыбызны шатландырырга ашыгабыз: мондый “мәгарә” хәзер Сабаның үзендә дә барлыкка килде.
-
Тимершыкта кисәттеләр, аңлаттылар,укырга чакырдылар
Бала һөнәр сайлау белән кызыксына башлаганда экипировка да роль уйнарга мөмкин. Янгын сүндерүче, коткаручы, полицейский, юл-патруль хезмәте киемнәре яшүсмерләрнең игътибарын җәлеп итми кала алмый.
-
2018 елда пенсияләр 3,7 процентка индексацияләнә
Россия Пенсия фонды исәпләүләреннән күренгәнчә, киләсе елда картлык буенча иминият пенсияләренә өстәмә 400 сум тәшкил итәргә мөмкин.
-
Казанда җәяүлеләр кичүендә җиңел машина 8 яшьлек кыз баланы бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте А.Камалиев урамындагы 22 нче йорт каршында булган.
-
Көрәштә җиңүчеләрне 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә – Равил Хәйруллин
Казан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ир-егетләр арасында көрәш ярышларын кабул итәргә әзерләнә.
-
Татарстанда 36 яшьлек ир-ат абыйсын үтереп, машинасы белән елгада батырган
Әлмәт районындагы үтереш көнләшү аркасында булган.
-
“Ике аягымны югалтсам да, үз-үземне югалтмадым”
Хәрби хезмәт турында сүз чыккач, фикерләр бүленә. Берәүләр армиягә бару – Ватан каршындагы бурыч дисә, икенчеләр исә вакытны бушка уздыру, тормышыңны куркыныч астына кую, дип бәяли. Һәркем үзенчә хаклы кебек...
-
ЮХИДИ пенсионерның гомере өзелгән һәм мәктәп укучысы зыян күргән һәлакәт шаһитларын эзли
Һәлакәт Казанда 15 һәм 17 октябрьдә Ибраһимов проспектында булган.
-
Укучыларның көзге каникулы 30 октябрь-5 ноябрь көннәрендә булачак
6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, балалар укырга 7 ноябрьдә генә керешәчәк.
-
Казанда яна торган фатирдан 77 яшьлек әбине коткарганнар
Янгын Карбышев урамындагы 47нче йортның 9нчы катында балконда чыккан.
-
Удмурларның җирле автономиясе җитәкчесе Анатолий Макаров: Мәктәптә күпмилләтле балалар укый, аларның да күпчелеге удмурт гаиләләреннән.
Милләтләр дуслыгы Иштуганда – удмуртларның милли бүлекчәсе Иштуган авылында “Татарстан Республикасында удмуртларның милли-мәдәни автономиясе” төбәкара җәмәгать оешмасының җирле бүлекчәсе эшли башлады.
-
"Тәмле" салаты
Чаллыда яшәүче Гүзәл Шаһигәрәевадан "Тәмле" салаты рецептын тәкъдим итәбез.
-
Татар әбиләренең заманча «кыланышы»н ничек кабул иткәннәр? (ВИДЕО)
YouTube каналларының берсендә үзенчәлекле һәм кызыклы видео пәйда булды. Анда татар әбиләре перчатка киеп гамбургер ашый, төрле эчлек тутырган кыстыбыйны ашап, шаккатып, үз бәяләрен бирә һәм... спиннер әйләндерә.