Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укучыларның көзге каникулы 30 октябрь-5 ноябрь көннәрендә булачак

6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, балалар укырга 7 ноябрьдә генә керешәчәк.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). 30 октябрь көнне мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Балалар бер атна дәвамында - 5 ноябрьгә кадәр ял итә алачак. 6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, аларның яллары бер көнгә озайтыла. Нәтиҗәдә, балалар укырга 7 ноябрьдән генә керешәчәк, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

“28 октябрь – соңгы уку көне – шимбә. Шуңа да каникул 30 октябрьдән генә башлануына карамастан, балалар инде шимбәдән үк, чирек билгеләре чыгарылгач та, үз ялын планлаштыра ала”, - ди Лариса Сулима.

Каникул көннәренә күп санлы мәдәни, танып белү, туристлык, спорт чаралары билгеләнгән.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X