Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көрәштә җиңүчеләрне 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә – Равил Хәйруллин

Казан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ир-егетләр арасында көрәш ярышларын кабул итәргә әзерләнә.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). 20-21 октябрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар узачак. Республиканың авыл районы командаларын үзенә җыя торган бәйге быел 22 нче мәртәбә үткәрелә.

Турнирда һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләрне 20 сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин җиткерде.

«Приз фондын узган елгы турнирга караганда бераз гына арттыру мөмкинлеге туды. Аерым алганда, авырлык үлчәүләрендә 3 нче урын алган көрәшче өчен бүләк суммасы арттырылды. Шулай итеп, беренче-өченче урын алучы көрәшчеләр 20,15 һәм 10 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булачак», – диде Равил Хәйруллин.

Бил алышулар 60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта оештырыла. Федерациянең Башкарма директоры сүзләренә караганда, үлчәү авырлыклары аз булганлыктан, әлеге турнирда җиңү яулау җиңел генә бирелми.

«Шуңа да әлеге турнирга, аның җиңүчеләренә карата хөрмәтем дә зур. Мавыктыргыч көрәш көтәчәгенә шикләнмибез», – диде Равил Хәйруллин «Татар-информ»га.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев