Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вадим Захаров: “11 декабрьгә кадәр 15 килога ябыкмасам, дус егеткә сыер боты бирәсе булачак”

Вадим Захаров 1 айга якын диета тоткан. Ни сәбәпле җырчы ябыгырга теләгән соң ? Диета тоту аңа авырдан биреләме? Бу турыда үзеннән сораштык.

Нинди диета тотасың, Вадим?

– Ипи, камыр ризыклары ашамыйм. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашыйм. Баллы әйберләргә элек тә исем китми иде. 11 декабрьгә кадәр 15 кило ыргытырга кирәк. Нишләп бетәсе булыр... Тырышасы иде инде. Болай процесс яхшы бара кебек.

– Ничә килога ябыктың?

– Күпме ташлаганны әйтә алмыйм, чөнки үлчәнергә куркам. Ә болай ябыгу сизелә, ярамаган күлмәкләр ярый башлады.

– Ни өчен диета тотарга булдың соң?

– Үзем өчен. Кан басымы да уйный башлады. Шуның өстенә дус егет белән бәхәсләштек. Ул да 11 декабрьгә кадәр ябыгырга тиеш, мин дә.

– Нәрсәгә бәхәсләштегез?

– Сыерның бер арткы ботына.

– Уйлап та табасыз инде! Авырдыр инде сиңа диета тоту? Кибеткә кергәч, камыр ризыкларын читләтеп үтәсеңме?

– Өчпочмак, мантый, бәлешләрне күргәч, күздән яшьләр чыга. Ләкин түзәрлек. Болай булгач, була, Аллага шөкер. Ашыйсы килгәндә, ашказанын алдау өчен 1 алма ашап куям.

– Спортзалга йөрисеңме соң?

– Еш түгел, баргалыйм.

– Алла ярдәм бирсен сиңа!

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев