Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Удмурларның җирле автономиясе җитәкчесе Анатолий Макаров: Мәктәптә күпмилләтле балалар укый, аларның да күпчелеге удмурт гаиләләреннән.

Милләтләр дуслыгы Иштуганда – удмуртларның милли бүлекчәсе Иштуган авылында “Татарстан Республикасында удмуртларның милли-мәдәни автономиясе” төбәкара җәмәгать оешмасының җирле бүлекчәсе эшли башлады.

Аның җитәкчесе итеп, Иштуган мәктәбе директоры,  удмурт егете Анатолий Макаров билгеләнде. Милләтләр дуслыгын ныгытуга тагын бер этәргеч бирүче әлеге чарада “Татарстан Республикасында удмуртларның милли-мәдәни автономиясе” төбәкара җәмәгать оешмасы рәисе Андрей Герасимов, оешманың башкаручы директоры Марина Иванова, җирле җитәкчеләр катнашты.

–Районда яшәүче халыкларның 96 проценты татарлар, 3 проценты рус, калган 1 проценты төрле милләт вәкилләре. Удмуртларның милли мәдәни автономиясе бүлекчәсен оештыру тәкъдимен  хуплап каршы алдык. Чөнки, районда удмурт милләтле 225ләп кеше яши. Һәм ел саен Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә сабан туе оештырабыз, анда күп санлы удмурт халкы белән аралашып яшибез. Шулай ук, Иштуган мәктәбендә белем алучыларның яртысы удмурт милләтеннән, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев автономия оештыруның удмурт милләтенең гореф-гадәтләрен саклап калуга ышанычын белдереп.

Шулай ук Иштуганда эшләп килүче ветераннарның “Тюрагай” удмурт фольклор ансамбленең дә эшен гореф-гадәтләрне буыннан буынга тапшыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. “Тюрагай”лылар районда гына түгел, республика тамашачылар каршында да уңышлы чыгыш ясыйлар.

Иштуган – районда удмуртлар яшәүче бердәнбер авыл. Мәктәптә күпмилләтле балалар укый, аларның да күпчелеге удмурт гаиләләреннән. 71 укучының 31е удмурт, 34е татар, калганы рус милләтеннән.

–Һәр милләтнең дә бәйрәмнәрен үткәрәбез. Һәм бу чараларга һәр милләт укучысын да катнаштырабыз. Узган ел Кукмара районында конкурста катнашкан идек. Быелгы уку елы башында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Игнатьева белән уйлаштык та, фольклор түгәрәге оештырып җибәрдек. Монда инде, удмурт балалары гына түгел, татар, рус балалары да тартыла. Бергәләп төрле чараларга әзерләнү барышында төрле милләт балалары берләшә, бер-берсенең гореф-гадәтләрен өйрәнә, – ди Анатолий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X