Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада төрле елларда төзелеш эшләре белән бәйле рәвештә барлыкка килеп, бүген кулланышта булмаган 25 кыргый карьер саклана (фотолар)

Һәрбер авыл җирлегендә төрле елларда барлыкка килеп, бүгенге көндә табигатьтә ямьсез картина барлыкка китереп, чүплеккә әйләнеп ятучы урыннар - кыргый карьерлар күзгә ташлана иде.

Район башлыгы инициативасы быелдан әлеге тискәре күренешләргә чик кую гамәлгә ашырыла башлады.

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк җирле үзидарәсенең район инспекторы Ришат Билалов әйтүенчә, районыбызда лицензияле Сабада-ком, Көектә, Урта Сабада- таш, Сатышта-известь карьеры бар. Төрле елларда төзелеш эшләре белән бәйле рәвештә барлыкка килеп, бүген кулланышта булмаган 25 кыргый карьер саклана. Агымдагы елда Мамалай, Курсабаш, Иләбәр, Шыңар (2әү), Алан Елга, Тимершык, Йосыф-Алан, Сабабаш, Татар Икшермәсе (2әү), Олы Нырты, Миңгәр, Сабай авылларында ПМК «Мелиорация» оешмасының куәтле техникасы белән әлеге ташландык карьерларга рекультивизация үткәрелде ягъни казылган җир мәйданнары тигезләнде. Күбесенчә авыл халкының көнкүреш калдыкларын ташлау ролен үтәгән урыннарга үзгә бер ямь кереп, тәртипкә китерелде. Калган 10 кыргый карьерларга рекультивация эше киләсе елга планга кертелгән. Киләчәктә әлеге урыннарга агачлар утырту, яшелләндерү планлаштырыла.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәридә Вилданова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев