Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада яшәүче Рузия апа Хөсәеновадан “Бишбармак” рецепты

Бу ризык өчен 1 кило чамасы ит, 2 баш суган, тоз, борыч, токмач өчен 3 йомырка, он кирәк.

"Без озак еллар Казахстанда яшә­дек. Биш­бармак - казах­ларның яратып ашый тор­ган милли ризыгы ул. Мин дә аны пешерү ысулын өй­рәнеп, өйдәгеләрне дә, килгән кунакларны да еш сыйлыйм. Аны болай әзерлиләр: кәстрүлгә ит салып 1,5 сәгать чамасы шулпа кайнатабыз, тоз салабыз. Ике чүмеч шулпаны аерым савытка алып, аңа боҗралап суган турап, дәфнә (лавр) яфрагы, төелгән кара борыч салып, әкрен утта тотып алабыз. Кәстрүлдәге итле шулпага йомры килеш бәрәңге салып пешерәбез. Ул арада йомыркага камыр басып, аны бик юка итеп, кәгазь калынлыгында гына җәябез, шырпы тартмасы зурлыгында шакмак­лап кисәбез, аннары итле шулпага салып пешереп алабыз. Токмачларны сөзеп, тәлинкәгә тезәбез, аның өстенә зур булмаган кисәкләргә бүленгән итне турап, бәрәңге куябыз. Иң ахырдан теге суганлы шулпаны агызабыз.Өстенә яшел суган, укроп сибеп бизәп җибәрергә мөмкин. Бу бик туклыклы һәм шул ук вакытта телеңне йотарлык ризык. Сезгә дә пешереп карарга тәкъдим итәм. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев