Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабалылар өчен урманда адашмаска киңәшләр

Ел саен гөмбә сезоны башлангач урманда югалучылар турында хәбәр килә. Тәҗрибә буенча урманда барлык кешеләр дә югалырга мемкин хәттә урманны әйбәт белучеләр дә.

Шуңа курә урманга баручыларга берничә киңәш: урманга барыр алдыннан кайда һәм кайсы төшкә баруыгыз турында туганнарыгызга әйтеп куегыз. Узегез белән телефон, пычак, компас, су һәм ашарга алырга онытмагыз. Әгәр сәламәтлегегез начар икән үзегез белән кирәкле дарулар алыгыз. Киемнәрегез ачык төстә булуы яхшырак.

Әгәр сез адашасыз икән иң беренче тынычланыгыз. Сезне әзлиячәклләрен белсәгез бер урындагына торыгыз учак ягыгыз, кычкырып тавыш бирегез. Әгәр узегез чыгарга булсагыз, бер якка ориентир алыгыз да шул юнәлештә барагыз. Узегездә коткаручыларныңтелефон номеры һәр вакытта булсын. Урманда тыңлап карагыз поезд, яки машина һәм башка тавышлар ишетелмиме. Әгәр берәр тапталган юлга чыксагыз шул юлдан барыгыз. Узегез белән компас булмаса урманда кырмыска оясы буенча яки агач кәусәсе буенча көньяк белән тоньякны белергә була. Агачның көньягында яффрак кубрәк була һәм кырмыскаларда кубрәк йори. Югалмас өченурманга керер алдыннан кереп киткән урынга берәр тамга куеп калдырыгыз ботак сындырып, пакет әлепкуегыз. Һәм барган юлыгыз буенча да тамгалар куеп барсагыз яхшырак булыр.

Исегездә тотыгыз маршрут буенча бармаган кешенең сул аягы зурырак атлый, уңаягына караганда шуңа курә адашкан кешебер ук җиргә әйләнеп килә. Юлны биек агач башына менеп карасагыз да була.

Әгәр сез адашсагыз Саба районының бердәм коткару номерына шалтыратыгыз 112 яки (84362) 3-27-01.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев