Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабантуйлары белән, хөрмәтле райондашлар!

Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның 2015 елгы САБАНТУЙ бәйрәмнәрендә катнашучыларга ТӘБРИКЛӘВЕ

Хөрмәтле райондашлар! Кайткан кунаклар! Сезне ихлас күңелдән милли бәйрәмебез - Сабантуй белән тәбрик итәм. Бу борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм - халкыбыз тормышында зарыгып көтеп ала торган зур тантана. Күп гасырлар элек барлыкка килеп, Сабантуй үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды. Бу бәйрәмдә халкыбыз үзенең хезмәт батырларын барлый, тынычлыкны гәүдәләндергән спорт уеннарында катнашып, үз көчен сыный, дуслык, бердәмлек идеаллары да чагылыш таба монда. Сабантуй мәйданы үзенең кабатланмас бәйрәм рухы, дәртле көрәш, ат чабышлары белән үзенә җәлеп итә. Анда борынгы гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар, уеннар бер-берсе белән үрелеп бара. Бүген бу күркәм бәйрәм яшьләре, милләтләре, тормыш хәлләре төрле булган меңәрләгән кешене үз мәйданына чакыра.
2015 елның ямьле язы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү белән башланып китте. Безнең илебез, республикабыз, районыбыз өчен генә түгел, гомумән бик күп Европа илләре һәм элеккеге Советлар Союзы республикасына кергән илләр халкы өчен дә иң зур һәм иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Җиңүләребез бүгенге көндә дә дәвам итә. Әлеге бәйрәмгә хезмәт бүләкләребез, башкарган эшләребез белән килдек, ә безне алда торган яңа куанычлы мәшәкатьләр көтә.
2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Бу юнәлештә районыбызда зур эшләр башкарылачак. Безнең Сабабыз һәм авылларыбыз тагын да ямьләнер, гүзәлләнер, балаларыбызга, барыбызга да яңа уңайлыклар тудырылыр дип көтелә. Бу эшләрне тормышка ашыруда районыбызның барлык халкы берләшеп, хезмәт куюы кирәк. Мин Сезгә ышанып калам!
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле игенчеләр! Кайткан кунаклар! Сезне барыгызны да Саба муниципаль районы "Сабантуй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе биләмәсендә урнашкан мәйданга чакырам. Кайтыгыз, килегез, бәйгеләрдә катнашып рәхәтләнеп күңел ачыгыз. Быелгы бәйрәм дә күңелләрегездә онытылмаслык тәэсирләр калдырыр, яхшы кәеф бүләк итәр дип өметләнәм. Бу - дуслар, туганнар белән очрашу, ял итү өчен иң кулай мөмкинлек. Бәйрәмнәр һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен, тормышыбызга ямь өстәсен, имтихан бирүче балалырыбызга "тел ачкыч"лары бирсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын! Киләчәк Рамазан аенда тотачак уразаларыбызның әҗер савабын күрергә язсын, алдагы көннәргә көч-куәт туплап калыйк, басу-кырларыбызда мул уңыш үстерик.
Барыбызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек телим.

Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев