Өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы өметләре» төбәкара спорт ярышлары узды
Спорт яңалыклары

Өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы өметләре» төбәкара спорт ярышлары узды

«Саба-Арена» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Рамазан Аухадиев Казанда узган «Татарстан Республикасы өметләре» өстәл теннисы буенча төбәкара ярышларда 145 катнашучы арасында гомуми зачетта 25 нче урынны һәм районнар арасында 2 нче урынны алды.

26-28 августта Казанда өстәл теннисы буенча "Татарстан Республикасы өметләре" Төбәкара спорт ярышлары узды. «Саба-Арена» спорт  мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бу зур һәм дәрәҗәле турнирда катнаштылар! 145 катнашучы (малайлар) арасыннан Рамазан Аухадиев  гомуми зачетта 25 нче урында. Районнар арасында ул 2 нче урынны алды. «Татарстан Республикасы өметләре» турниры гадәттәгечә бу яшь категориясендә иң көчле теннисчыларны җыя, шуңа күрә андагы һәр матч — зур тәҗрибә һәм характерны тикшерү.

Тренеры Михаил Карамышев  һәм Рамазан Аухадиевны бик яхшы чыгышлары белән котлыйбыз, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа җиңүләргә ышаныч белән барырга, осталыкларын камилләштерүләрен телибез. 


Нет комментариев