Түлүшкә обелисклы булды
Район яңалыклары

Түлүшкә обелисклы булды

29 август көнне Олы Шыңар авыл җирлегенә караган Түлүшкә авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә яңа обелиск ачылды.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 81 узып китүгә карамастан, сугыш китергән яралар әле һаман да төзәлеп бетми, бик күпләрнең – бигерәк тә әти-бабалары сугыш кырында ятып калучыларның күңелендә бу вәхшәтлек һаман да искә төшә. Яуларда шәһит киткән авылдашларының истәлеген мәңгеләштергән монумент-обелисклар районыбыз авылларында ачылып тора.

Шуларның берсе заманында нибарысы 25 гаилә яшәгән, инде хәзер инде күбесе кычыткан басып бетергән, ярым ишелгән йортлар гына калган Түлешкә авылында ачылды. Сугышка бу авылдан 36 кеше киткән, шуларның 19 яу кырында ятып калган, 17се төрле җәрәхәтләр белән булса да туган якларына кайту бәхетенә ирешәләр.

 Бу обелискны төзүдә иганәчелек иткән Мәҗит Мөхәммәтхан улы Зарипов 1945 елда Түлешкәдә туган шәхес. Һөнәре буенча очучы булган, 5 төрле самолетларны иярләгән данлыклы якташыбыз 1975 елдан бирле тормыш иптәше Дануте һәм балалары белән Литва башкаласы Вильнюс шәһәрендә яши.Кызы  Эвелина да аның юлыннан киткән, бүгенге көндә дөньяның төрле илләренә очучы һава судносы капитаны. Үзе әйтүе буенча, Мәҗит абыйның күңелендә обелиск ачу уй-хыялы инде  берничә ел элек барлыкка килгән. Һәм,ниһаять, Шәмәрдәндә яшәүче бертуган энесе Ринат һәм шушы юллар авторы ярдәме белән кояшлы,җылы 29 август көнендә бу хыял тормышка ашырылды.

Бәйрәм рухы алган бу чара Чулпыч авылының имам-хатибы Мәҗит хәзрәтнең догалары белән башланып китте. Сүзне Саба муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Гарипов  алып,мондый чараларның үтә дә тәрбиви  булуын ассызыклады, Мәҗит Мөхәммәтхан улына Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның рәхмәтен җиткерде. Җирле үзидәрә башлыгы А.Г.Гарипов та үз чыгышында Түлешкәлеләрне шушындый тантана белән котлады, Мәҗит абыйга тирән рәхмәтләрен җиткерде. Җавап сүзе белән чыгыш ясаган Мәҗит абый Зарипов шушы обелискны торгызуда күп өлеш кертүчеләргә,бердәм рәвештә бу бәйрәмгә кайтучыларга рәхмәт әйтте.

Тантана 1 минутлык тынлык һәм обелискка чәчәк салу белән тәмамланды. Ә ахырдан,шушы тантанага кайтучы авылдашлар, Мәҗит абый тарафыннан әзерләнгән чәй табыны артында тәмле пылау ашап,чәй эчеп озаклап сөйләшеп утырдылар. 
                                                                                           
                     

Түлүшкә авылында обелиск ачу күренеше
Түлүшкә авылында обелиск ачу күренеше

                                                                                                                                                                    Хәниф Тимербаев 31 август. 2026 ел.


Нет комментариев