Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Табыш» сәүдә объектында сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау, коррупциягә каршы көрәш һәм финанс белеме нигезләре буенча семинар үткәрде.
«Табыш» сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләре, Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре аңлатылган семинар оештырылды һәм үткәрелде», коррупциягә каршы юнәлештәге, финанс белеме турында мәгълүмат бирелде һәм тарату материалы таратылды.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында сатып алучылар өчен кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.
Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән Конфликтлы вәзгыятьләрне карау мәсьәләләре кузгатылды, шулай ук сатучыларга эшләрендә кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәрге тәртиптә кулланырга киңәш ителде.


Нет комментариев