Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабаның мөселман яшьләре "Яшь вәгазьче конкурсы"нда катнашты

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге 18-35 яшьлек мөселманнар арасында «Яшь вәгазьче» конкурсын игълан иткән иде. Кичә Питрәч районы үзәк мәчетендә конкурсның финал өлеше булып узды.Катнашучыларның осталыгын мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, "Татарстан - яңа...

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге 18-35 яшьлек мөселманнар арасында «Яшь вәгазьче» конкурсын игълан иткән иде. Кичә Питрәч районы үзәк мәчетендә конкурсның финал өлеше булып узды.Катнашучыларның осталыгын мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, "Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясе журналисты, "Нәсыйхәт" тапшыруы мөхәррире Ләйсирә Фазлыева, "Хозур" нәшрият йорты белгечләре Лилия Ильясова һәм Рәмзилә Шәфикова билгеләде.Оештыручылар сүзләренә караганда, яшьләр иң күбе "Ислам динендә канәгать булу" һәм "Ислам - уйлаучылар дине" темаларына мөрәҗәгать иткән. Вәгазьләрендә ислам кыйммәтләренә һәм тирә-як белән килешеп яшәүгә чакырган, мөселман өммәтен борчыган мәсьәләләрне күтәргән.Конкурсның нәтиҗәләре буенча ирләр арасында беренче урынны Әлмәттән Рузил Ихсанов, ә хатын-кызлар арасында Яшел Үзәннән Гөлназ Хасбиева яулады.Конкурста Саба Мөхтәсибәте яшьләре -Сабадан Ләйсән Мусина, Гөлинә Вәлиева, Мишәбаш авылыннан Ильяс Яруллин, Явлаштау авылыннан Рания Вәисова да катнашты. Конкурсантларны бәйгегә имам мөхтәсибнең яшьләр эшләре буенча ярдәмчесе Алмаз Галимҗанов әзерләде. Конкурста "Исламда шаяру", "Теләмәсәң эшләмә", "Психология һәм Ислам", "Гөнаһның чиге кайда?"," Исламда канәгать булу", "Ислам - фикер йөртүчеләр дине" -кебек темаларга вәгазьләр әзерләргә мөмкин иде.Соңгы тема буенча чыгыш ясаган Рания Вәисова икенче урынга лаек булды, аңа диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев