Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабаның яңа төзелеп килүче «Мотыйгулла» мәчетендә корбан ашы узды

Сабабызның төньягында бистәбезне нурландырып яңа, матур мәчет күтәрелеп килә. Ул фәкать халык көче һәм мәрхәмәтле иганәчеләр ярдәме белән салына. Аллаһ йортының ишек -тәрәзәләре куелды, инде манарасын күтәрәсе һәм эчке эшләрне башкарасы кала. Әле эшлиселәр бик күп, финанс ярдәм дә зур таләп ителә. Мәчет имамы Морат хәзрәт Мияссаровның әйтүенә караганда, Аллаһы...

Сабабызның төньягында бистәбезне нурландырып яңа, матур мәчет күтәрелеп килә. Ул фәкать халык көче һәм мәрхәмәтле иганәчеләр ярдәме белән салына. Аллаһ йортының ишек -тәрәзәләре куелды, инде манарасын күтәрәсе һәм эчке эшләрне башкарасы кала.

Әле эшлиселәр бик күп, финанс ярдәм дә зур таләп ителә. Мәчет имамы Морат хәзрәт Мияссаровның әйтүенә караганда, Аллаһы Тәгалә изге эшкә юлга гел мәрхәмәтле бәндәләрен чыгарып тора. Әле узган якшәмбедә биредә Корбан ашы үткәрергә ниятләп, аны да матур гына башкарып чыктылар. Мәчеттә әлегә җылылык җибәрелмәгән, уңайлыклар да юк диярлек. Шулай да, күңел иткән кешегә болар гына комачаулык итәме соң.

Биредә зур итеп табын корылды, урамда учакта корбан итеннән пылау әзерләнде. Коръән уку мәҗлесенә өйлә намазыннан соң шушы якта яшәүче мәхәллә халкы белән, мәчет төзелешенә ярдәме тигән иганәчеләр, районыбыз җитәкчеләре, җәмгыясе 80 ләп кеше килде.

Коръән укып, дога кылып, матур уйлар, изге нияләр белән таралышты халык. Аллаһы Тәгалә мәчет төзелешенә бер генә кирпеч белән ярдәм итсә дә, җәннәттә ул бәндәсенә йорт салып бирермен дигән. Ахирәтебездәге йортыбызны да кайгыртып яшәсәк иде, җәмәгать. Һәркем бу изге йорт төзелешенә аз гына булса да өлешен кертсен иде. Аллаһка шөкер, инде биредә азан әйтелә, җәмәгать намазга җыела. Бик тиздән мәчетебез рәсми төстә дә үз ишекләрен ачар, бу күңелле мизгелләрне тизләтү үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев