Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Салым түләмәүчеләрне комиссиядә тикшерделәр [+фоторепортаж]

Районыбызда транспорт, җир, милек салымнарын вакытында түләмәгәнлектән бурычлары күбәйгән физик һәм юридик затлар кимеми. Районның бурычларны эзләп комиссиясенең Равил Гасыймов рәислегендә узган утырышында сүз шул хакта барды.

Бу мәсьәләдә чираттагы сөйләшүгә Явлаштау, Килдебәк, Иштуган, Курсабаш, Юлбат, Шекше, Икшермә, Тимершык, Сатыш, Мишә авыл җирлекләре башлыклары һәм бурычлылар үзләре дә чакырылган иде. Транспорт салымын түләмәүчеләр аеруча Шәмәрдән авыл җирлегендә күп һәм барлык әҗәт пеня белән бергә 390364 мең сум тәшкил итә. Вакытында түләмәү сумманың артып торуына китерә. Шекшедән бер физик затның машинасы өчен салым түләмәүдән пенясы гына да 3 мең сумга якын җыелган. Утырышта бюджетка бурычларны бетерү буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру, йогынтылы механизнарны эшкә җигү зарурлыгы турында сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев