Шәмәрдәндә үсмергә хәмер сатканнар
Сатучы, сатып алучының балигълык яшенә җитүеннән шикләнгәндә, паспорт яки шәхесен раслаучы башка документларын күрсәтүне таләп итәргә тиеш.
2016 елның 25 июлендә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече белән Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" яшьләр оешмасы вәкилләре балигъ булмаганнарга хәмер сату очракларын кисәтү буенча оештырган рейд барышында Шәмәрдәндәге "Кызыл калфак" кафесында сатучы, яшен сорап тормастан, 18 яше тулмаган үсмергә аракы продукциясе сатып җибәрә. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев