Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шулай бервакыт Сабаларда...

«Башта кәҗәләр, аннары сыерлар» Без автомобильдә Югары Симет авылы мәдәният йортына халыкка наркотикларның зарары турында лекция укырга ашыгабыз. Тимершык авылына керүгә, сырлы таягын болгап, юл-патруль хезмәте инспекторлары туктатты. Болай да соңгарак калып кузгалган идек. Эш машина йөртүченең документлар күрсәтүенә үк барып җитмәсә дә, туктап тору күпмедер вакытны алды. Кузгалып китеп,...

«Башта кәҗәләр, аннары сыерлар»
Без автомобильдә Югары Симет авылы мәдәният йортына халыкка наркотикларның зарары турында лекция укырга ашыгабыз. Тимершык авылына керүгә, сырлы таягын болгап, юл-патруль хезмәте инспекторлары туктатты. Болай да соңгарак калып кузгалган идек. Эш машина йөртүченең документлар күрсәтүенә үк барып җитмәсә дә, туктап тору күпмедер вакытны алды. Кузгалып китеп, озын урамның икенче башына барып җитәбез дигәндә генә, авылга сыер көтүенең килеп кергәне күренде. Йөзләгән сыер узып беткәнче тагын туктап торырга туры килде. Шулчак йөртүче янәшәсендә утырган наркологыбыз: "Һич барып җитәр хәл юк. Башта юлга кәҗәләр аркылы төште, хәзер менә сыерлар", - дип барыбызны да көлдереп алды.
«Ник Зөбәергә охшадың?»
Егет чак. Армиядән кайтып кына төшкән дустым Заһир белән балачак эзләреннән - инеш буйлап Мишә елгасына таба барышыбыз. Шулчак юлыбызны безгә таба болын буйлап кыеклатып килүче ир-ат кисте.
- Нихәлләрдә соң, Зөбәер абый? - дип эндәште аңа үзен авылдашлары белән күрешеп чыгарга тиешле санаган Заһир.
- Нишләп Зөбәер булыйм мин! - диде теге кеше, төксе генә.
Чыннан да, ике ел хәрби хезмәттә булган Заһир ялгышты. Ул Зөбәер абый түгел иде, ә аңа охшаган кеше - автобустан тукталышта төшеп калып, болын буйлап турыга Көек авылына кайтып баручы юлчы булып чыкты. Әмма Заһир югалып калмады:
- Ник Зөбәергә охшадың соң? - дип, тегенең үзен битәрләп ташлады.
«...урысча сызгырыр»
Элеккерәк елларда була бу хәл. Казанда яшәүче Салихҗан әнисен башкалага кунакка алып бара. Базарны күрсәтүен сорагач, анда да сугылалар. Гомерендә бер тапкыр да колхоз базарын күрмәгән Дарига апа (хәзер мәрхүм инде) андагы муллыкка "үләм-бетәм" дия-дия хәйран калып йөри. Аннары, телгә килеп, малаеннан:
- Улым, сез боларны алып ашый аласызмы соң? - дип сорый.
- И-и, әни, боларны алып ашый башласаң, күтең урысча сызгырыр, - дип җавап кайтара Салихҗан.
Шушы сүзләр канатлыга әйләнеп, авылда нәтиҗәсе теләмәгәнчә килеп чыгачак эш турында "күтең урысча сызгырыр" дип әйтә торган булып китәләр.
Фәнил МӘҮЛЕТОВ. Саба районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев