Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сорау-Җавап [+фото]

Хөрмәтле редакция! Без гаиләбез белән ун ел элек Байлар Сабасы бистәсенә күчеп кайттык. Үзебез кайтсак та, балаларыбыз чит илдә калды. Хәзерге вакытта чит илгә чыгу өчен чит ил паспорты кирәк. Аны алу өчен Саба районында яшәүчеләр элек Арча шәһәренә баралар иде. Хәзер Сабада да чит ил паспорты алу мөмкинлеге бар...

Байлар Сабасы.
Әлеге хатка Россия Федераль миг­рация хезмәтенең Саба территориаль пункты җитәкчесе Дамир Шакирҗанов җавап бирә:
-Дөрестән дә, безнең оешма 2016 ел башыннан гражданнарга чит ил паспорты бирә башлады. Бу 2015 елның декабрь ахырында Закир Йосыпов урамындагы яңа бинага күчкәннән соң мөмкин булды. Аңарчы сабалылар чит ил паспортын, хат авторы язганча, Арчадан яки Казаннан барып алалар иде. Оешманың хезмәт шартларын яхшырту турында кайгыртканы өчен район башлыгы Рәис Нургали улына тагын бер тапкыр зур рәхмәтебезне белдерәсем килә. Хәзер иркен бүлмәләрдә эшлибез, пунктта бармак һәм күз челтәре эзләре дә төшереләчәк яңа төр чит ил паспорты әзерләү өчен заманча җиһаз урнаштырылды. Күрше Теләче, Балтач, Кукмара районнарында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәбез. Ел башыннан, чит илләрдә вәзгыять тыныч булмау сәбәпле, чит ил паспортлары алай күп бирелмәгән иде. Җәйгә таба бу мәсьәләдә безгә мөрәҗәгать итүчеләр арта.
-2008 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе терри­то­рия­сендә яңа буын чит ил паспорты бирелә башлады. Аның үзгәлеге нидә?
-Төп үзгәлеге шул, аларны гадәти паспортлардан микрочиплы бите булу аерып тора. Кеше өч яклап карточкага төшерелә, ягъни йөзне өч яссылыкта күреп танып була. Россиядә яңа буын паспорт-виза документларын як­лауны нык күтәрү өчен, электрон-санлы имзалар стандартлары нигезендә гамәлгә керә. Яңа төрдәге чит ил паспорты халыкара стандартларга җавап бирә. Чик контролен үтү вакыты да кыскара. Яңа буын паспорты 18 яшь тулган Россия Федерациясе гражданының үзе яки законлы вәкиле язмача гаризасы нигезендә рәсмиләштерелә. Яңа паспортны куллануы да җиңелрәк. Ул 10 ел буе гамәлдә була, документны әзерләү 30 тәүлектән артмый. Туганнан алып 18 яше тулганчыга кадәр яки тиешле тәртиптә эшкә яраксыз дип табылган гражданнарга яңа буын паспорт ата-анадан берсенең, уллыкка-кызлыкка алучыларның, опекун яки попечительләрнең гаризасы һәм законлы вәкилләр­нең хокукларын раслаучы документлар күрсәткәндә бирелә. Яңа буын паспорт биргән өчен олылардан - 3500 сум, 14 яше тулмаган баладан 1500 сум күләмендә дәүләт пошлинасы алына.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев