Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Сөт белән шөгыльләнегез, акча шунда” [+фоторепортаж]

25-30 апрельдә республиканың алты зонасында 2015-2016 еллар чорында терлекләрне кышлату йомгаклары буенча зона семинар-киңәшмәләре уза. Аларның максаты - Татарстан Республикасы АПК предприятиеләренә тер­лекләр өчен сыйфатлы, көч өсти торган коры һәм сусыл азык әзерләү буенча технологик процессларны оештыруда ярдәм итү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм аның конкуренциягә сәләтен арттыру, җитештерү...

Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ведомствоның терлекчелектә нәсел эше буенча авыл хуҗалыгы идарәсе, Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальниклары, зоотехниклар, мал табиблары катнаша. 26 апрельдә "Саба" җәмгыятенең Кибәче филиалында узган киңәшмәгә Әтнә, Арча, Балтач, Питрәч, Лаеш, Биектау районнарыннан вәкилләр җыелды. Авыл хуҗалыгы белгечләре беренче кварталда терлекчелектә ирешелгән уңышларны һәм җи­тешсезлекләрне билгеләп үтте­ләр. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының тер­лекчелек буенча урынбасары Нә­җип Хаҗипов сөт җитештерүне һәм баш санын киметкән хуҗалык белгечләрен тәнкыйтьләп, уңышка ирешкәннәрне үрнәк итеп күрсәтте.

- Республика авыл хуҗалыгын үс­терүгә күп төрле программалар тәкъдим итә. Мөмкинлекне кулдан ыч­кындырмагыз, тырышыгыз, кү­ңел биреп эшләгез. Сөт белән нык­лап шөгыльләнегез, акча - шунда. Нәселле малга да сорау зур, ныклап эшләргә генә кирәк, - дип билгеләп үтте ул. Шулай ук, баш санын саклау һәм яшь үрчем алуга ныклы игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады. Нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга тагын да максатчанрак эш алып барырга кирәклеген белдерде. Министр урынбасары Россия Федерациясенең шәхси хуҗа­лыкларга юнәлтелгән программасы турында да хәбәрен җиткерде:

- Шәхси хуҗалыкларда булган тер­лекләрне ясалма каплатып, алардан туган таналарны җыеп, респуб­лика хуҗалыкларына сату буенча прог­рамма эшли. Моның буенча 7 регионда эш башланды.

Фотолар шушы ссылка буенча

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев