Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Стратегия-2030“ - киләчәккә ышаныч

Татарстан икътисадый кризис шарт­ларында да тотрыклылык һәм динамик үсеш үрнәге күрсәтә. Рос­сия­дәге катлаулы шартларга да карамастан, ышанычлы төстә үзе­нең максатына 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы үсешенең «Татарстан - 2030» стратегиясе бурычларын үтәргә - Идел Кама ягының драйверы буларак глобаль көндәшлеккә ия төбәк сыйфатында үзенең позицияләрен ныгытырга омтыла. "Стратегия-2030" алдагы елларга...

Әлбәттә, төбәк үсешенә икътисадый зоналарда, муниципаль берәм­лекләрдә, аерым тармакларда ире­шелгәннәрнең гомуми нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. "Стратегия-2030"ның эченә республика район­нарының шушы чордагы үсеше фаразлары да салынган. Шул исәптән Саба муниципаль районының да 2021 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясе проекты эшләнде һәм фикер алышу өчен район сайтында халыкка тәкъдим ителде. "Территория үстерү стратегиясен эшләү зарурилыгы 2014 елның 28 июнендә кабул ителгән Федераль законда билгеләнгән. Стратегиянең төп максаты - инвестиция проектларын үс­терү һәм кеше капиталын туплау нигезендә районның тулай территориаль продуктын 2030 елга 1,8 тапкыр арттыру. 2030 елга Саба югары икътисадый үсешкә ирешкән район булып әверелергә тиеш. Моның өчен барлык инвестиция проектларын эшкә җигәргә, икътисадның барлык тармаклары белән нәтиҗәле идарә итәргә, кече һәм урта бизнес өчен уңай шартлар тудырырга, инвестицияләр җәлеп итәргә, халыкның тормыш дәрәҗәсен кү­тәрергә кирәк",- ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары- икътисад бүлеге начальнигы Марат Ишниязов.

Стратегиянең нигезенә өч мөһим юнәлеш салынган. Төп басым ке­ше капиталын туплауга - 21 гасыр икътисадының төп ресурсына ясала - бу демография, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль сәясәт үсеше юнәлешен билгели. Районда чагыштырма тотрыклы демографик вәзгыять Юлбат, Шекше, Арташ авыл җирлекләрендә күзәтелә. Районның социаль-иктисадый үсеше стратегиясе бер авыл җирлеген дә читләтеп үтми. Әлеге юнәлештә билгеләнгән бурычлар кеше капиталын туплауга турыдан-туры йогынты ясарга тиеш. "2015 елда 17 бала дөньяга килде. 2014 ел белән чагыштырганда - 6га күбрәк. Бу гаиләләрдә алдагы көнгә өмет белән караулары турында сөйли. Районның 2030 елга үсеше стратегиясе дә ышаныч уята.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев