Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан пенсионерларының яшәү минимумы - 7526 сум

Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә. ТР икътисад...

Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә.

ТР икътисад министры Артем Здунов сүзләренчә, пенсиягә федераль социаль өстәмәләр пенсионерның матди тәэмин ителешенең гомум күләме Россия субъектларында пенсионерның яшәү минимумы зурлыгына җитәрлек итеп билгеләнә.

"Пенсияләренә социаль өстәмәләрне хезмәт хаклары турында архив мәгълүматлары сакланмаган, эш стажлары биш елдан кимрәк булган һәм элек хезмәт хакы аз түләнгән тармакларда эшләүчеләр, шулай ук туендыручыларын югалту сәбәпле пенсия алучы балалар керә", - диде министр.

Ул билгеләп узанча, агымдагы елның 1 сентябренә Татарстанда пенсияләренә федераль социаль өстәмәне 44 мең пенсионер ала, бу барлык пенсионерларның 4 процентын тәшкил итә. Агымдагы елның 8 аенда федераль бюджеттан федераль социаль өстәмәгә чыгымнарның гомум күләме 453 млн сум тәшкил иткән. "Бу быелга закон белән расланган пенсионерның яшәү минимумы күләменнән 19,3 процентка яки 1216 сумга артыграк. Искәртеп узам: ул 6310 сум тәшкил итә", - дип аңлатып узды А.Здунов

Докладчы сүзләренчә, 2016 елга Татарстан пенсионерның яшәү минимумы күләмен санаганда, быел азык-төлек товарларына фактив бәяләр үсеше һәм киләсе елга фаразланган инфляция үсеше исәпкә алынган. Агымдагы елга Россия буенча тулаем алганда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7161 сум тәшкил иткән.

2016 федераль бюджет проектында Россия буенча тулаем пенсионерның яшәү минимумы 8803 сум күләмендә билгеләнгән.

"Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы суммасы федераль дәрәҗәдән артмаганлыктан, республика законын кабул итү ТР бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итмәячәк", - дип сүзен йомгаклады ТР икътисад министры.

Надежда ГОРДЕЕВА

http://matbugat.ru/news/?id=12870

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X