Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстаннан иң яхшы авыл мәктәпләре исемлегенә Шәмәрдән лицее да кергән

Россия Мәгариф министрлыгы илдә чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләүнең югары дәрәҗәсен тәэмин иткән 200 авыл мәктәбенең исемлеген халыкка чыгарды. Татарстаннан шушы исемлеккә кергән 4 мәктәп арасында Шәмәрдән лицее да бар. Рейтинг IX сыйныфларда дәүләт имтиханнары һәм укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының төбәк туры нәтиҗәләреннән чыгып төзелгән. Уңышлары анализланучы уку йортлары контингенты киңәйсен өчен...

Россия Мәгариф министрлыгы илдә чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләүнең югары дәрәҗәсен тәэмин иткән 200 авыл мәктәбенең исемлеген халыкка чыгарды. Татарстаннан шушы исемлеккә кергән 4 мәктәп арасында Шәмәрдән лицее да бар. Рейтинг IX сыйныфларда дәүләт имтиханнары һәм укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының төбәк туры нәтиҗәләреннән чыгып төзелгән. Уңышлары анализланучы уку йортлары контингенты киңәйсен өчен быел Бердәм дәүләт имтиханнары йомгаклары исәпкә алынмаган. Татарстаннан иң яхшы авыл мәктәпләре исемлегенә тагын Актаныш, Бөгелмә, Питрәч районнарындагы мәгариф учреждениеләре кергән. "Без уңышларыбыз өчен барыбыз да шат. Ирешелгәннәр -лицей укытучылары коллективының системалы, зур тырышлык куеп эшләү нәтиҗәсе",- ди лицей директоры Гөлнур Гыймадиева.

Моннан тыш Шәмәрдән лицее "Белем сыйфаты өчен" рейтингы нәтиҗәләре буенча Та­тарстанның иң яхшы 30 база мәктәбе исемлегенә дә керде. "Татнефть-арена"да үткәрел­гән бәйрәм чарасында акчалата сертификат һәм "Укытуда югары сыйфат өчен" кубогы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев