Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тавыкларны нинди ерткыч буды?

Тавыкларны нинди ерткыч буды?

Быел октябрь аенда безнең хуҗалыкта күңелсез хәл килеп чыкты. Иртән сарайга чыгып, кетәклекне ачсам, артыма ава яздым: ниндидер ерткыч 9 тавыкны әрдәнәләп өеп куйган иде. Каннарын гына эчкән. Сарайга кергән юлына капкын куйгач, 20 көннән соң тозакка төште бу. Бераздан, 16 ноябрьдә тагын берсен эләктердем. Инде хәзер бу ерткычның нинди җәнлек икәнлеген беләсе килә. Гәүдәгә зур мәчедән бераз олырак, тамак асты ике ягы да ак төстә, койрыгы төлкенеке шикелле кара-кучкыл чиярәк төстә иде. Сасы көзән түгеллеген ышанып әйтә алам, чөнки ул җәнлекне күргәнем бар. Минем тавыкларны буган ерткыч турында күбрәк беләсем килә. Белүчеләр булса, газетага язсыннар иде.

Мәдинә Каюмова.

Сатыш.

Редакциядән. Хәбәрчебез хуҗалыгына үтеп кергән җәнлек сусар булырга тиеш. Ул нигездә кимерүчеләр, кошлар белән туклана һәм ачык тирәлекне ярата, кешегә якын урнашудан курыкмый. Әгәр кетәклеккә үтеп керә икән, тузгыган тавыклар анда ау инстинкты уята һәм ул, гәрчә тук булса да, аларны кырып салмыйча туктамый. Тешен сыртларына батырып, исән килеш каннарын эчә. Татарстан биләмәсендә сусарлар кими бара. 2008 елда аучылык ресурслары мәгълүматлары буенча аларның саны 3,3 мең булса, 2015 елда 2,2 меңгә генә калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев