Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Теләчедәге юл һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында булган

Мәскәү - Уфа федераль юлының Теләче районы турысындагы 898нче чакрымында килеп чыккан һәлакәттә 1972 елгы хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә. Фаҗига кичә 21.15тә була. Беренчел фаразларга караганда, "Лексус" автомобиле рулендагы 1985 елгы ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юл...

Мәскәү - Уфа федераль юлының Теләче районы турысындагы 898нче чакрымында килеп чыккан һәлакәттә 1972 елгы хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

Фаҗига кичә 21.15тә була. Беренчел фаразларга караганда, "Лексус" автомобиле рулендагы 1985 елгы ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юл аша чыгып барган 1972 елгы хатын-кызны бәрдерә. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч билгесе булмаган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз һәлакәт урынында ук җан бирә. Автомобиль йөртүчесе исә һәлакәт урыннан качып китә. Ахыр чиктә, ул тоткарлана.

"Татар-информ" МА алдан хәбәр иткәнчә, быел 1 июльдән РФ юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә җәяүлеләрдән торак пунктлардан читтә машиналар йөри торган юлның кырыеннан караңгы вакытта яки күрү мөмкинлеге начар булганда барган вакытта үзләре белән яктылык кайтаргыч элементлы кием, предметлар йөртүләре таләп ителә. Чөнки, тикшеренүләр күрсәткәнчә, әлеге элементларны куллану җәяүлеләрне бәрдерү очрагын 65%ка киметә.

Киемдә я булмаса шәхси кулланудагы предметларда яктылык кайтаргыч элементларны (беләзек, фликер һ.б.) кулланмау өчен җәяүлеләр РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.29 нчы маддәсенең 1 нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартыла.

Республика ЮХИДИ идарәсе статистикасы буенча, октябрьнең 19 көнендә Татарстанда 43 кеше (шул исәптән Казанда - 3) юлда транспорт һәлакәте корбаны булган, 324е (шулардан Казанда106 кеше) имгәнгән, җәрәхәтләнгән.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/20/114746/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев